Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа мәктәбе укучылары – “Әтнә таңы”нда кунакта!

Газетабызны укып баручылар Комыргуҗа урта мәктәбендә "Профориентация айлыгы" башланганын яхшы беләләр. Әлеге айлык кысасында укучылар әти-әниләре сайлаган һөнәрләр белән генә танышып калмыйча, районыбыз оешмаларында нинди һөнәр ияләре барлыгы һәм алар башкарган эшнең нечкәлекләре белән танышалар. Бүген, җомга көнне, Комыргуҗа мәктәбенең 7-10 сыйныф укучылары "Әтнә таңы" редакциясенә кунакка килделәр. Без аларга...

Газетабызны укып баручылар Комыргуҗа урта мәктәбендә "Профориентация айлыгы" башланганын яхшы беләләр. Әлеге айлык кысасында укучылар әти-әниләре сайлаган һөнәрләр белән генә танышып калмыйча, районыбыз оешмаларында нинди һөнәр ияләре барлыгы һәм алар башкарган эшнең нечкәлекләре белән танышалар.

Бүген, җомга көнне, Комыргуҗа мәктәбенең 7-10 сыйныф укучылары "Әтнә таңы" редакциясенә кунакка килделәр. Без аларга матбугатта эшләүчеләрнең яшәешен, журналист һөнәренең нечкәлекләре - уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләдек. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирдек, үзләренең фикерләрен сораштык.

Кайсы язмалар ошый, кайсы бик ошамый? дигән сорауларга җаваплар алдык. Үзләренең хуҗалыклары, мәктәп... - гомумән, Комыргуҗага кагылышы булган язмаларны яратып укуларын әйттеләр укучылар. Игътибар итәсездер, газетабызга башлап язучылар арасында Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да бар, без моңа да сөенәбез. Менә шундый җылы аралашу булды бүген бездә. Һәм соңгысы булмас дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев