Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа укучылары сугыш турында яза

Әби-бабай - җанлы тарих, Җиргә килгәннәр күптән; Илдә иң-иң кызык хәлләр Алар булганда үткән. Ул заманны китаплардан Өйрәтәләр дәрестә; Әби-бабай өйдә сөйли Киңәйтеп һәм дөресләп. Равил Рахмани. Сугыш... Балачак... Бу ике сүз арасында үзара бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын-...

Әби-бабай - җанлы тарих,

Җиргә килгәннәр күптән;

Илдә иң-иң кызык хәлләр

Алар булганда үткән.

Ул заманны китаплардан

Өйрәтәләр дәрестә;

Әби-бабай өйдә сөйли

Киңәйтеп һәм дөресләп.

Равил Рахмани.

Сугыш... Балачак... Бу ике сүз арасында үзара бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны да, картларны да, балаларны да. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш...

Сугыш, минем уйлавымча, балалар өчен бигрәк тә куркыныч,чөнки баланы балачактан, әти-әнисеннән, туган җиреннән аера ул.

7 сыйныф укучылары "Сугыш чоры балалары" дигән темага инша яздылар.Балалар үзебезнең тарихыбызны белергә,өлкәннәрне ихтирам итәргә тиеш.

Гөлшат Фәхреева,Комыргуҗа мәктәбе.

"Сугыш" ... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 69 ел вакыт утсә дә, аның хәтерләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем әбием, Гомәрова Кадербикэ Гомәр кызы, 1932 елның 20 гыйнварендә туа. Аның тормышы бик авыр була. Сугыш башланыр алдыннан әбиемнең әтисе аларны шахтага алып китә. Алар анда бер ел яшиләр. Сугыш башланануга, әбиемнең әтисен сугышка алып китәләр, ә әнисе өч бала белән кала. Дошман шахтаны басып ала. Кибетләрне, өйләрне , заводларны шартлаталар. Әбиләрне Комыргуҗа авыл кешесе поездга утыртып алып кайта. Алар бер ай кайталар.Зур авырлыклар белән әбиләрем Чыпчыкка кайтып төшкәч, аларны җизнәсе килеп авылга алып кайталар.

Әбием шушы авыр 5 елны түзеп чыга. Аларга черек бәрәңге дә, кычытканда , әрекмәндә ашарга туры килә. 1945 елда әбиемнең әтисе сугыштан кире кайта."Күпме авырлыклар күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбызда рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде",- ди әбием.

Гомәрова Гөлгенә

Сугышлар булмый корбансыз.

Ансыз - юк Җиңү туе.

Ә без улгәннәр алдында

Бурычлы гомер буе.

Еллар үткән саен

Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тоныч булсын иде!

Минем әбием,Гатауллина Суфыя,тумышы белән Арча ягыннан.Сугыш чоры баласы буларак тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый ул:басуда чаба киеп эшләгәннәр,өлкәннәр белән беррәттән урман кисү кебек бик авыр эшләрне дә башкарганнар алар."Безгә рәхәтләнеп мәктәптә укырга вакыт булмады, тырышып укыгыз балалар"-ди ул.

Гатауллин Булат.

Әбием, Сибгатуллина Дания,сугыш башланган елны дөньяга килә.Сугыш елларының авырлыгы аныда әйләнеп узмый.Яшьятим калу,ачлык кебек авырлыкларны да кичерәул бала вакытта. "Бигрәктә сугыштан соңгы еллар авыр булды"- дип искә ала әбием.Үсмер кызга өлкәннәр белән бергә читкә китеп торф чыгарырга барырга да туры килә.

"Тормыш никадәр авыр булса да,без кешегә начарлык эшләмәдек, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек.Тормышыгыз рәхәт,шуның кадерен белегез!"-дип теләк тели ул.Әбием белән бабам быел алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Сибгатуллина Дилбәр.

Әбием Рәдифә сугыш башланганда алты яшьлек бала була. Сугыш чоры турында сөйләгәндә, аның күзенә яшь тула.

Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Чыннан да, мин бик бәхетле, чөнки сугышның нинди куркыныч икәнлеген мин сөйләгәннәндән генә ишетеп беләм. Мин бәхетле,чөнки мин өем өстеннән очкан дошман самолеты тавышын ишетмим, дошман бомбасы шартлаганын күрмим, балаларның ачлыктан, суыктан тилмергәннәрен тоймыйм.

Мин тыныч чор баласы. Минем әти-әни дә тыныч чорда яшәгәннәр.

"Сугыш кешеләрне чыныктырды,аларга хезмәт тәрбиясе бирде. Тынычлыгыгызның кадерен белегез!"- дип әбием сиздерми генә күз яшьләрен сөртә. Бүгенге көндә безнең белән Төрекләр авылын

да яши.

Минлеәхмәтова Айзилә.

Сугыш хатирәләре...Сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт китергән,күпме ба8ла ятим калган.

Минем бабам Таһир да шул ятимнәрнең берсе.Әтисе сугышка китеп 20 көн узгач дөньяга килгән ул."Әти" дигән сүзне әйтү бәхете тимәгән аңа,чөнки әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган.

Бабам , кечкенә генә булсада , бөтен эшкә дә булышырга тырышкан. Йорттагы бөтен вак-төяк эш аның кулы аша үткән. Әнисенә булышып,мичкә ягарга салам,корыган ботаклар җыйган ул апасы белән бергә.

Сугыштан соңгы чор да җиңел булмаган.Төрекләр мәктәбендә укыганда ничә балагабер китап белән укыган алар. Аларны Гали абый,Сания,Ясминур апалар укыткан.

Бабам сөйләгән бер хатирә бигрәк тә күңелгә үтеп керде."Налог түләргә дип сарыгыбызны алып чыгып киттеләр.Нәни бәтие калды аның.Бәтинең әнисен эзләп эзгәләнеп елавы әледә йөрәгемнән китми.Тиеш булмаган дип берникадәр вакыттан соң сарыкны кайтардылар,билгеле.Бәтие генә үлгәниде"-дип шул вакыттагы гаделсезлекләре искә ала бабам.

Шагиев Әнис.

.

Бөек Ватан сугышы- кешелек тарихында иң авыр сугышларның берсе. Тылдагы хатын- кызлар, балалар өчен бигрәктә авыр була ул. Көндә килеп торган кара кагәзь, үзенең хәвефле хәбәре белән, балаларны да олыгайтып җибәрә. Шулай итеп алар балачакның рәхәтен тоймыйча да калганнар, әйтерсең лә сугыш уты аларны өтеп алган.Бернинди дан да, бүләк тә кире кайтарып бирә алмас аларга иң кадерле балачакларын.

Минем балачагым тынычлыкта үтә. Минем әти-әни дә тыныч чор балалары. Билгеле, алар укыган чорда батырлык, туган җир, намус кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт бүтенчәрәк булган.Ә менә өлкән буын вәкилләре, ягъни минем әбиемә, безнең кебек рәхәт тормыш туры килмәгән.

Сугыш башланганда Фәния әбиемә 1 яшь була.Ул миңа сугыштан соңгы елларның авырлыгын йөрәк ачысы белән сөйли.

Без, тыныч чор балалары, тормышыбызның рәхәтен күреп, яхшы укып, аларны сөендереп яшәргә тиеш.

Ногманова Йолдыз.

Балаларга сугышның бөтен авырлыгын күререгә туры килә ул вакытта. Ул вакыйгаларны алар тыныч кына сөйли алмыйлар,күзләрен яшь каплый.

Сугыш вакытында беркемгә дә җиңел булмаган. Җиңүне тизрәк якынайту өчен авыл халкы да, шәһәр халкы да, сугышчылар да үзләрен аямыйча, көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр, сугышканнар. Авылда да яшәү бик авыр булган.Тамак туйдыру өчен, ялан аяк ,басудан черек бәрәңге җыеп ашаганнар, кышкы суыкта өйне җылытыр өчен урманнан куак урлый торган булган. Иртәнге дүрттән торып колхозга эшләргә барган минем Әнисә дәү әнием дә.

Бүгенге көндә дәү әти белән тигез тормышта яши алар.

Шангараева Алсу

Бөтен дөнья Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылаганда, мин бабамны бик юксынам. Һәр язны бәйрәм якынлашса, ул үзенең бала чагын искә ала иде.

Бабамның балачагы сугыш елларына туры килә.

Әтисе сугышта һәлак булып, сабый чактан ук ятим кала. Бабам 7нче классны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Аннары ФЗОга җибәрәләр. Укуын тәмамлаганнан соң, ике ел шул шәһәрдә төзелешләрдә эшли. Хәрби хезмәткә әзерләү курсларын да тәмамлый.

Чит җирләрдә шактый йөргәннән сон, бабам туган авылына, туган нигезенә әйләнеп кайта. Урманчы булып эшли. Нинди генә эшкә алынса да, ул төгәл, таләпчән, намуслы кеше булып калды. Үзе безнең белән булмаса да, безгә биргән киңәшләре һәрчак истә.

Кулиева Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев