Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗада Кышны зурлап озаттылар

Шаклар катарсың бу авыл халкының юләрлегенә, дип тә уйлап куям кайчак. Кушканга эшлиләрме икән, теләк зурмы, әллә инде ял итүнең, авылны берләштерүнең бер чарасымы икән бу?" Ничек кенә булмасын, ни дип кенә уйламыйк, районыбыз авылларында, урамда бәйрәмнәр дәвам итә. Берәүләр аны "Урам бәйрәме" дип үткәрсә, икенчеләре "Авыл бәйрәме" ясый. Ә...

Шаклар катарсың бу авыл халкының юләрлегенә, дип тә уйлап куям кайчак. Кушканга эшлиләрме икән, теләк зурмы, әллә инде ял итүнең, авылны берләштерүнең бер чарасымы икән бу?" Ничек кенә булмасын, ни дип кенә уйламыйк, районыбыз авылларында, урамда бәйрәмнәр дәвам итә. Берәүләр аны "Урам бәйрәме" дип үткәрсә, икенчеләре "Авыл бәйрәме" ясый. Ә менә комыргуҗаларныкы үзгәрәк, аларда "Кышны озату" бәйрәме ясыйлар. Елның-елында... һәм котып суыгында дип тә өстим әле, хәзер 25 градус салкыннар да аномаль дип санала. Ә без 40 градус салкында да урамда идек...

Хәер, Комыргуҗада да чыныккан халык яши. Салкыны ни, эссесе ни...- бу җирлеккә кергән бар авыл бердәм. Бер-берсен зурлап яшиләр. Ә менә монысы җитәкчелектән тора, хуҗалык рәисе Айназ Габделәхәт улы Хәкимов белән Әнәс Абдулла улы Хәкимов шундый булмасалар, ял итәргә дип бар мөмкинлекне тудырмасалар, кышны да болай зурлап озатып булмый. Кайнар чәе, пылавы, шурпасы, коймагы, шашлыгы һәм җиңүчеләргә алынган бүләкләре...

Бәйрәм арты, 24 февраль көнне, быел да әнә шундый бәйрәм үткәрделәр алар, бергәләп кышны озаттылар.

Хуҗалык, авыл җирлеге, мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре оештырган бу чарада 5 ир-егетләрһәм 1 хатын-кызлар командалары ярышты. Нинди генә уеннар уйналмады... Фотоларны карасагыз, үзегез дә нинди зур, күләмле чара узганына инанырсыз.

Ә башлап йөрүчеләре: Кашапова Гүзәл, аның тормыш иптәше Нурсиль; Мәсгуть, Энҗе, Эльнара, Алисә...- бер сүз белән әйткәндә Комыргуҗа салкын кышны җылытты, кыздырды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев