Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗада Әтнәдән ким булмады

Беренче октябрь көнне Комыргуҗа урта мәктәбендә дә Өлкәннәр көне уңаеннан бик зур бәйрәм булды. Бер дә Әтнәнекеннән ким булмады. Өлкәннәр рәхәтләнеп җырладылар,биеделәр, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән ҖЧҖ җитәкчесе Хәкимов Айназ Гәптеләхәт улына, авыл җирлеге җитәкчесе Хакимов Әнәс Абдулла улына, мәктәп директоры Шәрәфиева Гөлбану Борис кызына,...

Беренче октябрь көнне Комыргуҗа урта мәктәбендә дә Өлкәннәр көне уңаеннан бик зур бәйрәм булды. Бер дә Әтнәнекеннән ким булмады.

Өлкәннәр рәхәтләнеп җырладылар,биеделәр, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән ҖЧҖ җитәкчесе Хәкимов Айназ Гәптеләхәт улына, авыл җирлеге җитәкчесе Хакимов Әнәс Абдулла улына, мәктәп директоры Шәрәфиева Гөлбану Борис кызына, мәктәп коллективына, бухгалтерия эшчеләренә өлкәннәр зур рәхмәтләрен дә әйттеләр.

- Өстәлләр хикмәт итеп әзерләнгән иде, ни генә юк, ашап-эчү генә түгел, концерты да матур итеп оештырылган. Без сыйланганда да җырлар тыңладык. Җитәкчеләр котлады. Хатирәләр искә алынды. Соңыннан үзебез дә кимен куймадык, күңңел һәрчак 18 дә. Зурлап чакырдылар, матур итеп сыйладылар, пакетлар биреп котладылар. Бар да бар үзе, әмма игътибар, күңел җылысы канатландыра икән... Рәхмәттән башка сүз юк... - дип тәэсирләре белән уртаклашты Габделнур абый Мәрдәнов.

Киләсе елдагыларын да күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев