Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

В.В Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү, тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашты

Россия Конституциясе референдумда 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Конституция 9 бүлектән тора, шуларның 1-нче, 2-нче һәм 9-нчылары үзгәрешсез. Башкалары үзгәрергә мөмкин икәнлеген агымдагы елның 15 гыйнварында күпләр аңлагандыр.

Чөнки 2020 елның 15 гыйнварында Президент Юлламасында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин Россия Федерациясе Конституциясенә берничә төзәтмә кертергә тәкъдим итте.

 Агымдагы елның  15 гыйнварында Россия Федерациясе Конституциясенә 75 кешедән торган төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем оештырылды. 17 гыйнварда эшче төркем каршында җыелма төркем формалаштырылды, бу төркем  һәр көнне кергән тәкъдимнәрне карап барды. Халыктан 500ләп  тәкъдим кергәнлеге мәгълүм.

Менә шушы тәкъдимнәрне карау максатыннан,  Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең төп законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашты. Аларның һәрберсенең фикерен тыңлады.  Эшче төркем  күп кенә яңа  пунктлар  тәкъдим итте. Алар арасында президент атамасын “югары хәким” дип үзгәртүдән алып, халык үтенеченнән формалаштырылган - сәламәтлек саклау өлкәсе, яшьләр, социаль түләүләргә,  пенсиягә, гаилә хәленә  кагылышлы пунктлар да бар.

Мәсәслән, О.Баталина Путинга халык теләген җиткереп,  "Сез гражданнарны төзәтмәләрнең авторлары булырга чакырдыгыз, һәм бүген моңа аерым басым ясадыгыз. Алар төзәтмәләр авторларына әйләнде, һәм нәкъ менә социаль төркемгә гади гражданнардан тәкъдимнәр күп килә. Алар почта аша депутатларга язалар, социаль челтәрләрдә, гражданнарны кабул итүләрдә фикер алышалар, эшче төркемнең барлык әгъзалары төбәкләрдә бик күп очрашулар үткәрделәр.  Гражданнар нәрсә турында сорый? Аңлашыла ки, аларның тәкъдимнәре, нигездә, социаль характерда, аларның  үзләренең көндәлек тормышлары белән бәйле, һәм, һәр норманың, Конституциянең, һәр хәрефнең югары статусын аңлап, алар, әлбәттә, Конституциягә үзләренең мәңге калырга, сакларга теләүләре мөһим булган нәрсәләрне кертергә телиләр.  Төп темаларның берсе-гаиләгә ярдәм итү. Гаилә, гаилә белән бәйле бар нәрсә, россиялеләрнең төрле яшьтәге абсолют күпчелеге өчен-бу төп кыйммәт. Һәм, әлбәттә, алар фикеренчә, бүген Конституция бу мәсьәләләрне тагын да югарырак чагылдырылырга тиеш.

Сез беләсезме, гаиләнең әһәмияте еллар узу белән арта. Кешеләр балалар тууга бик җаваплы карый, алар сезнең гаиләгезгә ярдәм итү буенча инициативаларга бик игътибарлы, хәзер бик күп сораулар, юлламада яңгыраган барлык яңа ярдәм чаралары буенча аңлатмалар белән мөрәҗәгать итәләр.   Конституция 90 нчы елларда, 2000 нче еллар башында язылганда, кешеләрнең проблемалары башка булган: эш юк иде,хезмәт хакы белән проблемалар, өзеклекләр булган. Шуңа күрә, мөгаен, гаилә белән бәйле нормаларга бик басым ясалмаган.

Әмма бүген вәзгыять башка. Һәм сез Конституция тере булырга тиеш дип әйттегез, анда кешеләр үзләренең төп кыйммәтләрен күрергә тиеш.  Гаиләне яклау һәм саклау дәүләт сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе булуын сорыйлар. Ун ел элек  безнең өчен гади, аңлаешлы «әни» һәм «әти» сүзләренә алмашка «беренче Ата-ана» һәм «ике номерлы ата-ана»дигән универсаль сәер төшенчәләр килә ала дип күз алдына да китерә алмас идем. Бүген исә бу фантастика түгел, бүген бу чынбарлык кайбер илләрдә. Әлбәттә, безнең илдә түгел. Моның белән дә үз төзәтмәләрен җибәргән кайбер авторларның, хәтта Конституциядә дә гаиләнең ир – ат һәм хатын-кыз берлеге булуын турыдан-туры язу теләге булгандыр. Гомумән, төзәтмәләр бик төрле килә. Алар уртак рух белән берләштерелгән.

Безнең эш төркеме кысаларында кергән барлык гаилә төзәтмәләрен анализлап, Конституциядә Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтләрен, бу 114 статьяны түбәндәге норма белән тулыландырырга тәкъдим итәм: "Хөкүмәт вәкаләтләренә гаилә, традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, ныгыту һәм яклау мәсьәләләре керә"   

 

В.В.Путин.  Кайбер әйберләрне аныкларга кирәк. Никах-ул ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге. Гаиләсе белән бераз башкача. Әмма идея үзе дөрес һәм үзеннән-үзе хупланырга тиеш. Нинди формулировкаларда һәм моны кайда эшләргә кирәклеге турында уйларга гына кирәк.

«Беренче номерлы ата-ана», «ике номерлы ата-ана» дигән сүзләргә килгәндә, мин инде халык алдында сөйләштем һәм кабатлыйм: Президент булганда, бездә «беренче номерлы ата-ана» булмаячак, әти һәм әни генә булачак.

Тулысы белән  http://kremlin.ru/events/president/news/62776 танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев