“Конфет җыярга чыгабыз”
Беренче сыйныфны тәмамлаучы Ислам белән укырга барырга җыенучы Илшат әнә шулай дип каршы алдылар Иске Җогыпта.
Иске кибетнең керү өлешенә баскан егетләргә әбиләр кебек күзгә кулны куеп карадым. Карамаслык та түгел. Җирдән биек ике колак тырпаеп тора. Алар әнә шулай бәйрәм тантанасына әзерләнгәннәр икән.
- Конфетны кайдан җыясыз?
- Һәр өйдән бирәләр инде.
- Нәрсә өчен? Нинди бәйрәм ул?
- Сабантуй алды.
- Бирнә җыясызмы?
- Шулайдыр инде. Һәр өйдән бүләкләр чыгаралар. Апа-абыйлар биеп-җырлап та алалар әле...
- Күңелле буламы соң? Туңмыйсызмы? Суык бит?
- Туңарга вакыт юк...
Гамьсез балачакка кайтарды бу сөйләшү, өлкән апа-абыйлар сөйләгән балачакка. "Әй җыярлар иде бирнәне. Ат арбасына озын таяк куялар. Гармун уйнап тора. Яшь киленнәр үзләре чиккән сөлгеләрне атның муенына чыгарып бәйли, кем колгага элә. Ул җыр, ул бию. Бүләк биргән һәркемне биетүләр, ул изге теләкләр. Ә мәйдан... хәзер алай түгел инде. Яшьләр иңне-иңгә куеп, үзләре бер кечкенә түгәрәк ясап, җырлап әйләнерләр иде мәйдан тирәли. Гармуны да булган... Ял итә белгән халык. Бергә булган".
- Килер иде кунак. Күрше авыллардагы танышлар да читтә калмый. Шул сабантуй очраштыра, ял иттерә иде халыкны. Бөтен кеше бер булып, бер дәрәҗәгә төшеп бетәр иде. Сый-нигъмәте дә җиткән, урыны да... Рәхмәт, Кларага. Ул башлап йөрмәсә бөтенләй сабантуй күрә алмый идек. Менә өченче ел үзебездә үтә. Аллага шөкер", - ди Чишмәле Сапның Гөлсинә апа. Иске Җогып, Кызыл Утар авылларында йөргәндә дә ишеттек охшаш сүзләрне. "Хәзер коймалар биек, халык бай яши. Бәйрәмнән кайталар да, үз ишек алдына кереп бикләнәләр, шашлык пешерәләр. Аралашу, авыл тутырып йөрүләр, кичке уеннар юк инде", - шулай сөйли олыгайган, әле картаймаган апаларыбыз.
Милли гореф-гадәтне югалтмый дәвам итә торган як дип сөйлибез. Ә бит күбесе онытылган. Матур итеп оештырылган бит бәйрәмнәр. Кайтарасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән800
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.3100
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2300
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6500
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.11100
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9900
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13400
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9700
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9500
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18600
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12801
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.10200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9500
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96600
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика