Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан бәйрәмен үткәрү һәм чалу тәртибе – “Әтнә таңы“

Корбан чалу тәртибен бастырыгыз әле газета битләренә" Фидаил Кадимов, Ары авылы. Фидаил, газетабыз бәйрәм булу сәбәпле, 25 сентябрьдә генә тарала. Шуңа күрә синең сорауга җавапны газетабызның сайтына урнаштырабыз. Язмалар социаль челтәрдән, дини газеталардан алынды. "Корбан" сүзе нәрсәне аңлата? Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу...

Корбан чалу тәртибен бастырыгыз әле газета битләренә"

Фидаил Кадимов, Ары авылы.

Фидаил, газетабыз бәйрәм булу сәбәпле, 25 сентябрьдә генә тарала. Шуңа күрә синең сорауга җавапны газетабызның сайтына урнаштырабыз. Язмалар социаль челтәрдән, дини газеталардан алынды.

"Корбан" сүзе нәрсәне аңлата?

Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди Корбан чалу Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар.

Кем корбан чала ала?

Корбан чалуны үз исеменнән дип ниятләүче кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше корбан чала алмый икән, моны ул ышанган башка берәү үти.

Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?

Дөя, сыер, сарык һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап) сарык яки тәкә.

Нинди физик кимчелекләре булганда хайваннарны корбан чалырга ярамый?

Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.

Корбан итен кая куярга?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: "Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз", дигән. Корбаннан калган сөякләрне җиргә күмәргә кирәкме? Кан, сөякләр һәм ит изге дип исәпләнмиләр, бары тик гамәл генә изге була. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез.

Әгәр дә кешенең корбан чалырга мөмкинлелеге булып та, ул корбан чалмаса?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: "Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаган кеше безгә якын килмәсен..." Шунысы кызык: бер пенсиягә яшәгән әбиләр һәм бабайлар алдан язылып, корбан чалалар, ә аларның хәлле балалары моны эшләмиләр. Әгәр дә пенсионерлар корбан чалырга мөмкинлек табалар икән, яшьрәк буын да елга бер тапкыр мондый мөмкинлекне таба ала. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгаләгә бездән ит тә, май да, тире дә кирәкми. Без Аның безгә биргән мәрхәмәте өчен рәхмәт йөзеннән корбан чалабыз, һәм шуның ярдәмендә гөнаһлардан котылабыз. Корбан чалмаган, ләкин теләсә нинди юл белән корбан итенә хуҗа булырга тырышкан кешеләргә килгәндә, алар гөнаһтан башка бернәрсә дә ала алмыйлар. Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, Бөгелмә мөхтәсибе

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?

Беренчедән, әйтергә кирәк, корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал" (Кәүсәр, 2). Гыйбадәт дигән сүз корбанны бер яңалык та кертмичә үз тәртибе белән чалуны аңлата. Корбан чалганда дога кылуга килсәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) корбан чалганда, түбәндәге доганы укыган: "Бисмилләһи Аллаһү әкбәр". Шулай ук, түбәндәге сүзләрн дә өстәргә мөмкин: Аллаһүммә хәзә минкәвә ләкә" (Я Аллаһ. Ул Синнән килгән һәм Сиңа (корбан чалабыз). Шулай ук, корбан чалган урында булырга кирәк, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) кызы Фатыймага болай дигән: "Бар, корбан чалган урында тор, чөнки корбанның беренче кан тамчысы таму белән, гөнаһлар кичерелә башлый, һәм болай диген: "Иннәс- сәләти вә нүсүки вә мәхйәйә вә мәмәти лилләһи раббил галәмин лә шәрикәләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә минәл мүснә". Аңлатыгыз әле, ни өчен хайван ите белән түләргә ярамый? Алдан ук әйтүебезчә, Корбан ул гыйбадәт, ә бу исә түбәндәгене аңлата: корбан чалучы кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга тиеш түгел. Ислам хокукы китапларында моңа карата бер җөмлә әйтелгән: "Хайван ите белән түләргә ярамый". Моны логави яктан болай аңлдатырга була: гыйбадәт эшче көчләрне хайван итенә сату-алуга әверелә. Башка очракны да карап үтик. Әгәр дә корбан чалучы мохтаҗ кеше булса, корбан чалдыручы итнең бер өлешен аңа бирә ала. Чөнки садака бирү рөхсәт ителгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Галигә болай дигән: "Корбан итеннән калганын садака итеп өләш, ләкин корбан чалучыга түләмә. Аллаһ илчесе, шулай ук, әйтә: "Корбанның тиресен кем сата, шуның корбаны кабул булмый". Ни өчен корбан итеп мөгезле эре һәм вак терлек кенә чалына? Атны да корбан итеп чалырга ярыймы? Корбан чалу ул гыйбадәт, шуңа күрә, аны билгеле бер вакытта, билгеле бер хайваннарны корбан итеп чалырга була. Корбан чалына торган хайваннарны пәйгамбәрбез (с.г.в.) әйтеп биргән. Атны, тавыкны һәм башка шуның кебекләрне корбан итеп чалырга ярамый. Имам гает намазын тәһарәтсез укыса, нәрсә эшләргә? Әгәр имам тәһарәтсез укыганын кешеләр таралып беткәнче белсә, намазны яңадан укырга кирәк. Ә инде кешеләр таралып бетсәләрһәм корбан чалсалар, намазны имам үзе генә укый. Корбаннар исә кабул булалар.

Корбан чалучыга ураза тоту мәҗбүриме?

Берничә очракта гына ураза тиеш була: рамазан аенда, уразаны каза һәм кәффәрәт кылганда, нәзер әйткәндә. Башка очракларда ураза нәфел була. Өстәмә уразаларга Зөлхиҗҗә аеның беренче 9 көнендәге ураза керә. Хәдисләрдән билгеле булганча, пәйгамбәребез Зөлхиҗҗә аеның уразаларын калдырмаган. Аллаһ илчесе болай дигән: "Гарәфә көнендә ураза тоту ике елның (узган һәм киләчәк) гөнаһларын кичерә". Ураза тоту корбан чалу белән бәйләнмәгән, корбан чалучы гына ураза тота дигән сүз дөрес түгел.

"Татар исламы" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев