Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?- "Әтнә таңы"

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк? Беренчедән, әйтергә кирәк, корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды. Аллаһы Тәгалә әйтә? "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал" (Кәүсәр, 2). Гыйбадәт дигән сүз корбанны бер яңалык та кертмичә үз тәртибе белән чалуны аңлата. Корбан...

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?

Беренчедән, әйтергә кирәк, корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды. Аллаһы Тәгалә әйтә? "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал" (Кәүсәр, 2). Гыйбадәт дигән сүз корбанны бер яңалык та кертмичә үз тәртибе белән чалуны аңлата. Корбан чалганда дога кылуга килсәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) корбан чалганда, түбәндәге доганы укыган: "Бисмилләһи Аллаһү әкбәр".

Шулай ук, түбәндәге сүзләрн дә өстәргә мөмкин: Аллаһүммә хәзә минкәвә ләкә" (Я Аллаһ. Ул Синнән килгән һәм Сиңа (корбан чалабыз). Шулай ук, корбан чалган урында булырга кирәк, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) кызы Фатыймага болай дигән: "Бар, корбан чалган урында тор, чөнки корбанның беренче кан тамчысы таму белән, гөнаһлар кичерелә башлый, һәм болай диген: "Иннәс- сәләти вә нүсүки вә мәхйәйә вә мәмәти лилләһи раббил галәмин лә шәрикәләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә минәл мүснә".

Чыганак- http://www.tatar-islam.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев