Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан өчен тавык чалу дөресме?- "Әтнә таңы"

Әгәр кеше фәкыйрь, ярлы статусында булса яки нисабы җитмәсә һәм корбан чалырга теләсә, аны чалып, итен үзендә калдыра аламы? Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирә. - Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Кеше ярлы яки фәкыйрь булса яки...

Әгәр кеше фәкыйрь, ярлы статусында булса яки нисабы җитмәсә һәм корбан чалырга теләсә, аны чалып, итен үзендә калдыра аламы?

Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирә.

- Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Кеше ярлы яки фәкыйрь булса яки нисабы җитмәсә, аңа корбан чалдыру ваҗиб түгел. Димәк, ул аның өстеннән төшә. Әгәр дә инде ул шул хәлендә дә корбан чалдыра икән (кредитка яки бурычка алып), корбан чалдыру дөрес булмый, мәкрүһ кылынган. Чөнки ул үзенең хәлен кабаттан катлауландыра.

Хәтта кайберәүләр: "Тукта, корбаннан үтсен", - дип, тавык та чалалар. Бу һич дөрес түгел.

Фәкыйрь һәм мескен булсаң, хәлең булмаса, бурычка алып, корбан чалу шарт түгел.

Чөнки ислам дине катлауландырырга кушмый, җиңеләйтергә куша. Әгәр кеше шул хәлендә корбан чалды икән, ул аны тарата ала. Әгәр ул корбан чала икән, аны ихлас нияттән эшләргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен.

Ә инде итен тарату яки таратмау - аның шәхси эше. Чөнки корбан чалу - ваҗиб. Тарату түгел, ә чалу ваҗиб. Шунысын да әйтергә кирәк: корбанны чалганнан соң, сөннәт буенча аны 3 өлешкә бүләргә тиеш. Бер өлешен - таратырга, икенче өлешен - аш уздырырга һәм өченче өлешен үзендә калдырырга. Әгәр дә ул шулай эшләмәде икән, гөнаһ түгел.

Әгәр кеше "бөтенесен үземдә калдырам" дип чалса, бу дөрес булмый, ул ит өчен чалган була. Әгәр дә инде ул аны ниндидер сәбәпләр белән өләшә яки аш уздыра алмый икән, бу очракта гөнаһ юк. Әгәр кешеләр аш уздыру яки тарату мәшәкатьле дисәләр, хәзерге вакытта шундый хезмәт күрсәтү бар. Мәсәлән, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә теге яки бу кеше исеменнән корбан чалына. Кеше акчасын гына китереп бирә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Аның бөтен ите монда - мәдрәсәдә ел дәвамында шәкертләрне ашатырга кала. Бу мәшәкатьле эш түгел.

Римма Гатина әзерләде.

Чыганак:http://www.tatar-islam.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев