Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан Гаете, гошер һәм Белем бәйрәме

Атна башында Олы Әтнәдәге үзәк мәчеттә имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт җитәкчелегендә имамнар җыелышының чираттагысы узды. Ул 1 сентябрь көнне узачак Корбан Гаете, Белем бәйрәме һәм гошер сәдакасына багышланды. Бу хакта Наил хәзрәтнең үзеннән сораштык. Календарьда Корбан Гаете көнне иртәнге намаз вакыты 3 тулып 17 минутта диелгән. Имамнар җыелышында иртәнге намазның сөннәтен...

Атна башында Олы Әтнәдәге үзәк мәчеттә имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт җитәкчелегендә имамнар җыелышының чираттагысы узды.
Ул 1 сентябрь көнне узачак Корбан Гаете, Белем бәйрәме һәм гошер сәдакасына багышланды. Бу хакта Наил хәзрәтнең үзеннән сораштык.
Календарьда Корбан Гаете көнне иртәнге намаз вакыты 3 тулып 17 минутта диелгән. Имамнар җыелышында иртәнге намазның сөннәтен шушы вакыт кергәч укыга була дип килештеләр. Иртәнге намазның фарызын исә, 4 тулгач укырга кирәк.
5нче яртыларда Гает вәгазе укыла. Календарь буенча 4 тулып 47 минутта кояш чыга. Кояш чыгып ярты сәгатьләр узгач, Гает намазы вакыты керә - Гает намазы укыла.
Алдагы ике көн - Тәшрикъ көннәре. Ягъни, ул көннәрдә дә корбан чалырга мөмкин. Әмма иң хәерлесе - корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалу. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Шуны онытмыйк, корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр. Корбан бәйрәменең тагын бер мәгънәсе шул, бу көннәрдә һәр мөселман тирә-яктагыларга шатлык өләшә, Аллаһының ризалыгына ирешә ала.
Бу - җомга көн дә әле. Белүебезчә, җомга - Ислам динендә иң зур бәйрәм. Җомга намазы тиешле вакытында, һәрвакыттагыча укыла.
Исламда гыйлем туплау - белем алуга игътибар зур. Гадәттә 1 сентябрь көнне районыбызның күп авылларында имамнар мәктәпләргә барып укучыларны котлыйлар, мәктәпкә яңа укырга керүче нәниләрне бүләклиләр.
Көзге уңышны җыябыз - димәк, шөкер итеп, гошер сәдакасын җыеп тапшырырга вакыт. Район мөхтәсибәте аны октябрь ае башларында Казандагы, Кенәрдәге мәдрәсәләргә, ятим балалар йортларына илтеп тапшыралар. 2 сентябрьдән башлап авылларда гошер җыя башларга була.

Нинди кешеләр корбан чалырга тиеш (кемнәр өчен мәҗбүри)?
1) мөселман;
2) акылга ия;
3) балигълык яшенә җиткән;
4) ирекле;
5) мокыйм (ягъни сәфәрдә булмаган);
6) нисаб күләмендәге малга ия. Быел Корбан бәйрәме көннәрендә кешенең яки аның гаиләсенең нисабы, ягъни кулдагы акчасы, төп чыгымнарны каплаган хәлдә 20 мең сумга тигез булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев