Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм дин-кардәшләр! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Корбан Гаете - Хаҗ тәмамлануны белдерүче Ислам бәйрәме. Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребез, туганнарыбыз, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен.Бу көнне бәйрәм намазларын укырга, корбан чалырга, бер-беребезгә итагатьле булып, күңелебездәге шатлык-сөенечләрдән тирә-юньдәгеләргә...

 

 

 

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм дин-кардәшләр! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Корбан Гаете - Хаҗ тәмамлануны белдерүче Ислам бәйрәме. Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребез, туганнарыбыз, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен.Бу көнне бәйрәм намазларын укырга, корбан чалырга, бер-беребезгә итагатьле булып, күңелебездәге шатлык-сөенечләрдән тирә-юньдәгеләргә дә өлеш чыгарырга язсын.

4нче октябрь көнне барлык мәчетләрдә дә иртәнге намаз сәгать 6.00дә узачак. Сәгать 7.25тә Гает намазына рәхим итегез.

Ә 11 октябрь көнне Татарстан Диния Нәзарәтенең Дәгъвәт бүлеге театр бинасында 14.00 сәгатьтә Корбан Гаетенә багышлап викториналы кичә уздыра. Рәхим итегез!

Район мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев