Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръән мәҗлесендә арттырып җибәрмибезме!

"Ватаным Татарстан" газетасының 27 май санында мәдрәсә шәкерте Галим Фәтхинең "Мәчет - никахлашу урыны түгел", дигән язмасы басылып чыкты. Шушы мәкалә һәм Коръән уку ашларында кайбер мәчет картларының сөйләшүләре мине түбәндәге мәкаләне язарга этәрде.

Сүземне һәр гаилә кичерә торган мәет озату йоласыннан башлыйсы килә. Үлем ул ике тормыш - бетүче фани дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы арасындагы күпер. Үлем ул - җанның (рухның) тәннән аерылуы. Ә җан үлми, бетми, Аллаһ хозурына күккә аша.

Кешене соңгы юлга озату мәшәкатьле һәм күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар сорый торган эш. Кеше үлгәч, өч әйберне ашыктыру тиеш: мәетне юып кәфенләү, бурычларны түләү, васыятьләрен үтәү. Шуларга күмү йолалары чыгымнары да өстәлә. Мәрхүмнең туганнары Аллаһу Сөбханә Тәгалә ризалыгы өчен барлык гамәлләрне ихластан башкарырга тырышалар. Мәетне җиргә иңдергәннән соң, аның өчесе, җидесе һәм кырыгына багышлап Коръән ашлары, ягъни, мәҗлесләр үткәрелә. Минем әйтәсе килгән төп фикерем шушы мәҗлесләргә карата.

Соңгы елларда шундый мәҗлесләрдә еш булырга туры килә. Өстәлдәге яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән ризыклардан шул өстәлләр сыгылып тора. Аллага шөкер, хәзер җитеш һәм мул тормышта яшибез. Ләкин арттырып җибәрмибез микән?

Мәҗлеснең төп вазифасы кешеләрне корсак катканчы ашату-эчертү түгел бит, ә Коръән сүрәләрен, аятьләрен мәрхүмнәр рухына ирештереп, аларның рухларын шат кылу. Тәмледән-тәмле яшелчә, җиләк-җимеш, төрле суларны өстәлгә күбрәк куеп, ризыкларны күбрәк пешергән саен, Аллаһы Тәгалә дә, мәрхүмнәр дә безнең бу гамәлләрдән күбрәк риза булалар дигән сүз түгел бит әле! Хәзер Аллаһы Тәгаләдән бигрәк кеше сүзеннән курку өстенлек итә башлады: "Кеше ни әйтер", янәсе?" Яшерен-батырын түгел, арабызда авыр хәлдә яшәүче гаиләләр дә бар, аларның гаиләләрен дә үлем читләтеп үтми. Алар да кеше сүзеннән куркып, Коръән уку мәҗлесләренә мулдан әзерләнәләр, сәдакаларын да тараталар. Ә бит без үзебез авыр хәлле. Гаиләләргә булышырга тиеш, бу эш Аллаһы Тәгалә тарафыннан да хуплана, ә безгә әҗер-саваплар була. Савап дигәннән, Коръән укылган өйдә хатын-кызлар яулык бәйләргә, озын җиңле күлмәк кияргә, изүләрен, балтырларын капларга тиешләр. Чөнки табын әзерләп Коръән укытуыңның савабы шушы сәбәпләр аркасында бөтенләй булмаска да мөмкин. Чөнки шундый мәҗлесләрдә Хак Тәгалә кушканны үтәмәү хәерлегә түгел. Тагын бер әйтәсе килгән фикерем: Коръән ашлары намаз вакытына туры килмәсен иде. Чөнки фарыз намазны калдырып, Коръән укып утырсаң - рия була. Намаз уку белән табында Коръән уку вакытлары туры килү, табын әзерләүче хуҗага да, Коръән укучыга да өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Коръән табыны әзерләүчегә моны истә тотарга кирәк.

Йә Раббым! Безгә мәрхүмнәр рухына ирештерү өчен хәерле догаларыңны даими укырга насыйп әйләсәң иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы уйлана