Әтнә таңы

Корнаж системасы отышлы

Корнаж – кукурузның издерелгән орлыгыннан тупланган дымлы масса дип аңларга кирәк. Ни өчен аңа өстенлек бирәләрме?

 Эш шунда, фәнни яктан караганда, ресурсларны саклау өлкәсендә аның өстенлекләре ачыграк чагыла. Ә инде терлек өчен кирәкле витаминнары, башлыча, чәкәндә икәне аңлашыладыр. Шуңа күрә, аны чәкәндә туклыклы матдәләр күп вакытта, безнең очракта иртәрәк, җыеп алу кирәк. Нәтиҗәдә, беренчедән, бу ысул белән салынган азыкны терлек җиңел үзләштерә, икенчедән, продукцияне күбрәк бирә һәм аның сыйфаты яхшыра, өченчедән, безнең климат шартларында кукурузны 2-3 атнага иртәрәк җыю мөмкинлеге туа.

Реклама

“Ленин” һәм тагын кайбер күмәк хуҗалыкларда кукуруз орлыгын терлек азыгы итеп сенажга салуны кулай күрәләр.
Хәмит БАДИКОВ
“Ленин”ның баш зоо­технигы Раил Шәвәлиев һәм баш агрономы Әнәс Хәйруллин белән әнә шул хакта сөйләштек.
– Терлек азыгы буларак гаять файдалы. Күзгә иң нык чалынганы – сөт күләме сизелерлек артты, – ди терлекчелек өлкәсендәге баш белгеч.
Моннан тыш, биредә аны читтән сатып алу өлеше дә кимегән. Ә бу элек хуҗалык кесәсенә хәйран ук суга иде. Димәк, икътисади яктан да отышлы булып чыга.  
– Без аны бер баш терлеккә 2,5 килограмм исәбеннән сатып ала идек, - ди ул.
Корнаж системасы итеп кукуруз чокырга салына, терлек азыгына кушып бирелә. 2018-2019 елның кышкы чорына күмәк хуҗалык аны 2000 тонна күләмендә салган иде. Быел да шул ук күләмдә итәргә планлаштыралар.
– Кукурузны барысы 800 гектарда, шул исәптән орлыкка дип 200 гектар мәйданда чәчтек, – ди баш агроном.
15 май нәтиҗәләренә караганда, бөтен район буенча бөртеклеләрне чәчү тәмамланды. Ә “Ленин” агрономы:
– Хәзер 100 гектар чамасы кукуруз һәм рапс, люцерна ише культураларны гына чәчәсе калды, – диде.
Ә кукуруз корнажы белән кызыксынучылар күп. Чөнки, бар яктан да отышлы. Әле күптән түгел генә Кукмарадан бирле килеп, танышып киткәннәр. Шунысы да бәхәссез, биредә эш тә яхшы оештырылган. Күмәк хуҗалыкның “JCB”-төягечендә Илфат Сәгъдиев, “АКМ-9”ларда Гомәр Камалиев, Ринат Сәмигуллин эшли. Сенаж чокырларындагы тәртип өчен Радик Сабирҗанов җаваплы.
Автор фотосында Бәрәскә фермасында терлек азыгына кукуруз корнажын өстәгән вакытны, шулай ук Раил Шәвәлиев һәм Радик Сабирҗановны күрәсез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: