Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръәннең Казан басмасын тәкъдир иттеләр - "Әтнә таңы"

Ике ай элек "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында догалар укып, тәкъбир әйтеп, Коръәннең Казан басмасы нәшер ителә башлады. Коръән инде тулысынча басылып беткән, журналистларга аны тәкъдим итү уңаеннан матбугат очрашуы узды. Татарстан диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге әзерләгән изге китап биш мең тираж белән басылган. Киләчәктә...

Ике ай элек "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында догалар укып, тәкъбир әйтеп, Коръәннең Казан басмасы нәшер ителә башлады.

Коръән инде тулысынча басылып беткән, журналистларга аны тәкъдим итү уңаеннан матбугат очрашуы узды. Татарстан диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге әзерләгән изге китап биш мең тираж белән басылган. Киләчәктә аны бастыру эше дәвам итәчәк. Ни өчен дигәндә, Казан басмасы белән күпләр кызыксына. Дагыстаннан ун мең тиражга заказ да алынган. Мөфти сүзләренчә, Коръән ел дәвамында әзерләнгән. Аның эшенә халыкара белгечләр дә җәлеп ителгән.
- Басманы камил дәрәҗәдә бастырасы килде, кем белән киңәшләшергә була, барысы белән дә сөйләштек, - ди ул.

Коръән хәзерге дөнья стандартларына туры китереп эшләнгән. Элекке нөсхәләрдәге хаталар төзәтелгән. Камил хәзрәт Коръәннең үзенчәлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп үтте. Яңа басмада аятьләр биттән биткә күчкәндә өзелми, ә хәрефләр саны буенча да, тиешле булганча, Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренә, бер-беренә кушылмыйча бирелгән һәм тәҗвид кагыйдәләре дә куелган. Ул укырга һәм ятларга да уңайлы итеп әзерләнгән. Шрифты да махсус эшләтелгән.

Коръән шушы көннәрдә кибетләргә сатуга да чыгачак. Аны Росия ислам институтында да сатып алырга була. Мөфти бәясен төгәл генә әйтә алмады. Изге китап исә хәйриячеләр акчасына бастырылган.

Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин журналистларга якын араларда Коръән уку буенча бәйге оештырылачагын хәбәр итте.

- Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк. Берсе - Коръәнне дөрес укый белү, икенчесе - аны яттан уку. Җиңүчеләргә хаҗга юллама бүләк итәчәкбез, - диде ул.

Сайлап алу турлары октябрь аенда мөхтәсибәтләрдә, икенче тур казыятләрдә узачак. Финалы Казанда үтәчәк. Жюри әгъзалары итеп гарәп илләреннән белгечләр чакырылган.

Дилбәр Гарифуллина http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев