Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көчлерәк булачак

Анатолий Альтштейн фикеренчә, ачыкланган очракларның артуы барыннан да элек көзге сезонның башлануы белән бәйле.

  Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда көчлерәк булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.

  Белгеч инануынча, интенсивлыгы зур булуга да карамастан, аны җиңә алачакбыз, чөнки сәламәтлек саклау системасы моңа әзер.

  6 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 11 615 яңа очрагы ачыкланган.

«Рәсми рекордлар 11,3 мең дәрәҗәсендә иде. Икенче дулкын беренчесенә караганда көчлерәк булачак. Әмма без моңа әзер һәм хәзерге вакытта чиргә каршы яхшырак көрәшәчәкбез, өстәвенә вакцина да уйлап табылды», - диде белгеч.

  Анатолий Альтштейн фикеренчә, ачыкланган очракларның артуы барыннан да элек көзге сезонның башлануы белән бәйле. Бу вакытта, гадәттә, салкын тидереп авыручылар күбәя.

«Бу безгә генә түгел, башка илләргә дә кагыла», - дип ачыклык кертте ул.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-10-2020/virusolog-rossiyad-koronavirus-infektsiyasene-ikenche-dulkyny-k-chler-k-bulachak-5776772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев