Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирус турында фейклар өчен Приморьеда яшәүче бер хатын хөкем ителәчәк

Хатын-кыз интернет аша төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.

Коронавирус турында фейклар тараткан  өчен, Приморьеда яшәүче бер ханым хөкем ителәчәк.

  Дөреслеккә туры килмәгән хәбәр  авторын Амур өлкәсе полиция хезмәткәрләре  тиз ачыклый алды.  Ул Свободный шәһәрдә яшәүче булып чыга. 

Аңа  карата «массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану»маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзер бу  ханымга 30-100 мең сум штраф яный.

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановка сылтама белән, ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә эпидемия вәзгыяте тотрыклы, респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны иң чик күрсәткечләрдән түбәнрәк, һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.

Элегрәк «Татар-информ» МА коронавируска каршы көрәш штабының ТРда 245 авыру турындагы хәбәрен  фейк дип язган  иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева чит ил сәфәрләреннән кайтучыларга медицина күзәтүе өйләренә барып уздырыла, шулай ук аларның коронавирус симптомнары юк, дип ышандырды.

Рамил Гали фотосы

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/19-03-2020/za-feyki-pro-koronavirus-budut-sudit-zhitelnitsu-priamurya-5730132 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев