Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атады

Мессенджерларда төнлә вертолетлардан дезинфекция өчен дару таратылачак, дигән хәбәрләр провокация булып тора.

Коронавируска каршы көрәш штабы ТРда 245 авыру турындагы хәбәрне фейк дип атады. Бу хакта «Татар-информ» МА Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

   Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда, янәсе, коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлгән дигән фейк хәбәрләр таратыла башлады. Фейк-яңалыклар авторлары ышандырганча, республикада, янәсе, рәсми мәгълүматлар буенча, COVID-19 белән 245 кеше авырый инде. Алар хәтта районнар буенча статистиканы да хәбәр итәләр. 

Вирус Саба районында  - ун кешенең, Теләче районында  - алты пациентның,  Арчада һәм Әтнәдә тагын берәр кеше авырып китүләре хакында хәбәр ителә фейк хәбәрләрендә.

Болардан тыш, социаль челтәрләр буенча тагын бер фейк  хәбәр таралды. Янәсе, Татарстанлылар бүген 23.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр хәрби вертолетлар белән  дезинфекция өчен дару таратачаклар, дип кисәтәләр. Авторлар тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябуны һәм урамга чыкмауны сорыйлар. Хәрби частькә сылтама куярга да онытмыйлар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, бу хәбәрләр фейк - ялган хәбәр булып тора.

"Шимбә көнне ТР Президенты гражданнарны чит илгә сәфәр чыгудан  баш тартырга чакырды һәм Россиянең барлык төбәкләрендә массакүләм чаралар санын киметергә кирәклеген әйтте. Ул моңа тыныч карауларын сорады",- дип ассызыклады республика вице-премьеры. Шулай ук Фазлыева  чит ил сәфәрләреннән кайтучыларга медицина күзәтүе үткәрелүенә басым ясады.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/17-03-2020/shtab-po-borbe-s-koronavirusom-nazval-feykom-soobscheniya-o-245-zabolevshih-v-rt-5729679  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев