Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган

Әтнә районында Covid-19 йоктыручы теркәлмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 38 очрагы теркәлгән. Өч очрак читтән килгән, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте.

«Сигез пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», — диделәр штабта.

Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр — алар 17 кеше. Вирус йоктыручылар арасында өч бала бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кешедә дә коронавирус ачыкланмаган.

Авыручыларның иң күбе Казанда булган. Монда 32 кеше вирус йоктырган. Шулай ук Чаллы, Югары Ослан, Нурлат һәм Тәтеш районнарында да икешәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда 7мең 692 кеше коронавирус инфекциясе белән авырган. Алар арасыннан 6 мең 579 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 95 кеше узган тәүлектә терелгән.

  Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/15-10-2020/tatarstanda-koronavirusny-38-ya-a-ochragy-achyklangan-5778864

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев