Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупциягә каршы - махсус чара

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән. Бу көнне 2003 елда Мексикада коррупциягә каршы кул кую өчен БМО Конвенциясе ачылды. Россия беренчеләрдән булып аңа кул куйды һәм ратификацияләде.

Коррупция җәмгыятьтәге тотрыклылык һәм куркынычсызлык өчен проблемалар китереп чыгара, демократик институтлар һәм этник кыйммәтләргә, илдә тотрыклы үсеш һәм хокук тәртибенә зыян китерә, икътисади мөнәсәбәтләрне начарайта, инвестицион климатка тискәре йогынты ясый. Иң мөһиме - ул халыкның хакимияткә ышанычын какшата.

Безнен районда да коррупциягэ каршы тору комиссиясе эшли. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне үткәрү уңаеннан районда эш планы төзелде.

Бу уңайдан җәмәгать урыннарында "хәбәрдарлык әрҗәләре" урнаштырылды. Алар ярдәмендә әтнәлеләр ришвәт алучылар яки коррупциянең башка күренешләре турында хәбәр итә алалар. Бу хакта хакимиятнең 2-10-04, 2-10-71 телефоннары буенча, 2-15-60 телефоны аша район прокуратурасына, эчке эшләр бүлегенә 2-15-75 телефоны белән, шулай ук район башкарма комитетына 2-10-20 телефон номеры аша хәбәр итәргә була.

Әлеге дата уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында да махсус чаралар оештырыла, алар сыйныф сәгатьләре белән генә чикләнмиләр. Шулай ук мәдәният бүлеге китапханәләрендә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмәләр эшләячәк.

Ел дәверендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге "Надо жить честно" исемле иҗади конкурсы узды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

1.Рәсем (1-4 сыйныфлар) - Күшәр мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Инзилә Йосыпова;

Рәсем (5-9 сыйныфлар) - Бәрәскә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлия Әхмәдуллина.

2. Плакат (5-9 сыйныфлар) - Күшәр мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Назилә Рәхимҗанова.

3. Аппликация (1-4 сыйныфлар) - Бәрәзә мәктәбенең Ясминә Гыйлаҗева;

Аппликация (5-9 сыйныфлар) - Олы Мәңгәр мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Айсинә Шәрипова.

Призерлар исемен яуладылар:

Рәсем (5-9 сыйныфлар) - Күлле-Киме мәктәбенең 4сыйныф укучысы Фәнзил Сабиров;

Олы Әтнэ мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Динә Якупова;

Олы Әтнә мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Азалия Мифтахова.

Аппликация (1-4сыйныфлар) - Олы Мәңгәр мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Рания Гарипова.

Рәсем (5-9 сыйныфлар) - Комыргуҗа мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азат Сәфәров. Җиңүчеләрнең эшләре республика этабына җибәрелде. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз. Аларга уңышлар телик!

Балаларны гадел яшәргә өйрәтик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев