Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупциягә – юк!

9 декабрь - халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Галәүтдинова белән сөйләшәбез. Әлеге көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елда кабул ителде. Шушы көн уңаеннан районда коррупциягә каршы чаралар планы эшләнде. План нигезендә район мәктәпләрендә ачык дәресләр, хокук саклау...

9 декабрь - халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Шул уңайдан коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Галәүтдинова белән сөйләшәбез.

  • Әлеге көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елда кабул ителде. Шушы көн уңаеннан районда коррупциягә каршы чаралар планы эшләнде. План нигезендә район мәктәпләрендә ачык дәресләр, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Стена газеталар ясалачак. Китапханәләрдә тематик китап күргәзмәләре куела. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникумында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә видео бәйгеләр, перезнетацияләр узачак. Тагын шунысын әйтәсе килә, фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан укучылар арасында "Коррупциягә - юк!" дип исемләнгән иншалар бюәйгесе игълан ителгән иде. Олы Мәңгәрдән Зилә Якупова, Комыргуҗадан Алинә Гобәйдуллина, Түбән Көектән Дилә Галиәхмәтова, Яңа Шашыдан Рәзил Корбановның хезмәтләре республикакүләм турга уздылар.
  • Ә менә халык үзен кызыксындырган сорауларны кая һәм нинди рәвештә сезгә җиткерә алачаксын?
  • Бүгенге көндә һәрбер авыл җирлегендә һәм администрация бинасында халык мөрәҗәгатен кабул итү тартмалары куелган. Анда килгән сорауларны даими контрольдә тотабыз. Булган сорауларны тартмага яки 2-15-60, 2-10-16, 2-15-75 ышаныч телефоннарына шалтыратырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев