Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коры үлән якмагыз!

Яз килү белән янгыннар саны арта. Бу кешеләрнең узләренең йорт территорияләрен җыештыра башлаулары - кулланылмаган калдыкларны ягулары белән, табигатьтә ял иткәндә ут белән саксыз эш итү белән бәйле. Янгыннарны булдырмау максатыннан, Әтнә районы халкын язгы-җәйге янгын чыгу куркынычы зур булган чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Янгыннар килеп чыкмасын өчен...

Яз килү белән янгыннар саны арта. Бу кешеләрнең узләренең йорт территорияләрен җыештыра башлаулары - кулланылмаган калдыкларны ягулары белән, табигатьтә ял иткәндә ут белән саксыз эш итү белән бәйле. Янгыннарны булдырмау максатыннан, Әтнә районы халкын язгы-җәйге янгын чыгу куркынычы зур булган чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Янгыннар килеп чыкмасын өчен түбәндәге саклык чараларын күрү зарур:

1. Кырлардагы коры үләнне яндырмагыз;

2. Көнкүреш калдыкларын һәм учаклар якмагыз;

3. Балаларга шырпы кабызырга беркайчан да рөхсәт итмәгез;

4. Янгынның бер бинадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен ишек алларын, йорт араларын, гаражларны, сарайларны чүп-чардан чистартып торырга кирәк;

5. Шырпыларны һәм тәмәке төпчекләрен сүндерелмәгән килеш ташлап калдырмагыз;

6. Кояш нурлары төшеп кызарга мөмкин булган урында пыяла яки шешә ватыклары тотмагыз;

7. Учак яккан очракта җилсез көн һәм төзелеш корылмаларыннан 50 метр ераклыкта булуы шарт. Янып торган учакны караучысыз калдырмаска, янып беткәч су яки ком сибеп куярга кирәк.

Башланып кына килгән янгынны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә.( тик үләннең яңадан пыскып утырмавына инанырга кирәк). Янгын турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итәргә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев