Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корылыкка чыдам культуралар

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре Тәтештәге совхоз-техникум базасында басу-кырларга корылыкка чыдам культуралар чәчтеләр.

Моны институтта: "Максаты - республикадагы күпьеллык корылык шартларында терлек азыгы базасын яхшырту", - дип аңлаталар.

Аномаль корылык шартларында институт галимнәре шушы юнәлешне өлге итеп алганнар. Тәҗрибә участогындагы үсемлекләр терлекчелектәге хәлне, терлекләрнең баш санын саклап калу проблемаларын сизелерлек яхшыртырга тиеш икән. "Бу адымны хәзер ясамасак, күпьеллык корылык аркасында Татарстанның терлек азыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмаячак", - диләр алар. Ә бу сөт кенә түгел, ит җитештерү күләме дә сизелерлек кими дигән сүз.

Участоктагы корылыкка чыдам культураларга күз салыйк. Биредә башлыча сорго, судан үләне, сорго-судан үләне гибриды, бөртекле һәм азык тарысы. Амарант һәм башка культуралар игәләр. Эксперимент уңышлы барып чыкса, әлеге авыл хуҗалыгы культураларын татарстанның бөтен территориясендә игәргә тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы