КӨЗЕН КУЛЛАНУГА ТАПШЫРАЛАР
ТР хөкүмәтенең махсус карары нигезендә, ел саен бер мәдәният йорты төзелү хакында язган идек инде...
Түбән Бәрәскәдәгесе быел ук гамәлгә керергә тиеш. Апрель башларында элекке мәчет, хәзерге мәдәният йортыннан әллә ни ерак түгел, яңасына нигез салдылар. Бу хакта төзелеш объекты подрядчигы ООО "Арча МСО"ның мастеры Алмаз Закиров сөйләде.
- Башта объект буласы урыннан балчыкны чыгарып, тигезләдек. Фундаментны апрельдә үк салдык, - диде ул.
Әлеге объектның заказчысы - ГКУ Главинвестстрой. Димәк, эшнең ахыры яхшы тәмамлануга өмет бар. Күпчелек төзелеш объектларының заказчысы ул. Башланган эш - беткән эш, диләр. Тик чиста су кертеп халыкны куандыру ниятеннән Олы Әтнә урамнарында казылган чокыр-чакырны күзаллагач, кайвакыт бетермиләр дә шул, дигән фикергә киләсең... Ә биредә инде кәрниз өлеше өелә башлаган объект каршы алды. Иң беренче күзгә ташланганы - тышкы матурлыгы. Бинаны сары "облицовка" кирпечтән, ә ишек, тәрәзә кырыйларын көрән төстәге белән өйгәннәр. Эчке яктан газобетон белән әйләндергәннәр. Матур да, җылы да, кыскасы, ерактан ук үзенә әйдәп тора.
- Кирпечтән өю өлеше тиздән тулысынча тәмам була, монда 10 кешелек бригада эшли, 1 краныбыз да бар. Иртәнге 7дән кичке 6га кадәр эшлибез. Графикка сыешабыз, озакламый чып-чын мәдәният йорты кыяфәте керер. Ә көз көне тулысынча куллануга тапшырырбыз, - ди мастер.
Фотога төшерергә дигән ният белән төзүчеләр янына баргач, безне:
- Каскалар кия күрегез, - дип каршы алдылар.
Шунда ук төзелеш яңалыклары белән таныштырдылар. Кайда сәхнә, кайсы урында грим бүлмәләре буласын күрсәттеләр. Эчтән караганда, тәрәзәләр тагын да иркен күренәләр, яктылык җитәрлек керер кебек. Шушы фикеремне әйтергә өлгермәдем:
- Монда бик җылы да булачак. Нигезне балчыкны тигезләп салдык, нык та булыр, - диделәр.
Х.ГАРИПОВ фотосында төзелеш барышы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 18:10Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.400
-
4 март 2021 - 17:00Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.1500
-
4 март 2021 - 15:30Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.3500
-
4 март 2021 - 14:20Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11200
-
4 март 2021 - 12:15Әтнә кызлары өчен тавыш бирик "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.8302
-
4 март 2021 - 11:08Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.4800
-
4 март 2021 - 10:09Түбән Көек мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.7800
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7100
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.4500
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.6900
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.10900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3000
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5900
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесеТүбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.9500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.113300
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.27901
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар25300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика