Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коткарылган гомерләр –“Әтнә таңы”

Сәламәтлек Коткарылган гомерләр -"Әтнә таңы" Инфакттан башка яшәүне бүген күз алдына да китереп булмый. Йөрәк-кан системасы авырулары, шул исәптән йөрәк ишемиясе авыруы алга киткән илләрдә, шул исәптән Россия халкында да үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Зәлия СӘЛӘХЕТДИНОВА, КФУ студенты Йөрәк өянәгенең иң куркыныч нәтиҗәсе - йөрәк инфаркты, йөрәк...

Сәламәтлек

Коткарылган гомерләр -"Әтнә таңы"

Инфакттан башка яшәүне бүген күз алдына да китереп булмый. Йөрәк-кан системасы авырулары, шул исәптән йөрәк ишемиясе авыруы алга киткән илләрдә, шул исәптән Россия халкында да үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Зәлия СӘЛӘХЕТДИНОВА,

КФУ студенты

Йөрәк өянәгенең иң куркыныч нәтиҗәсе - йөрәк инфаркты, йөрәк мускулының аерым өлешенең үлүе. Бу хакта бөтен нечкәлекләре белән аңлатуны сорап табиб- кардиолог Ринат Мәхмүт улы Хәкимҗановтан сораштым.

- Инфарктны булдырмас өчен нишләргә?

- Начар гадәтләрне ташлап, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Системалы рәвештә физик активлык сорала. Аннан соң үзеңнең кан басымыңны контрольдә тоту да бик кирәк. Кандагы шикәр һәм холестеринны контрольдә тоту мөһим, гәүдә авырлыгын үз яшегез кысаларына туры килергә тиеш. Диспансер күзәтүе үтеп тору да авыртуны булдырмаска ярдәм итә.

- Миокард инфарктын дәвалауның төп максаты нәрсә?

- Йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителүе начараю 15 минуттан артса, йөрәкнең шул өлеше "үлә" һәм некроз (йөрәк мускулы тукымаларының яшәү сәләте югалу) барлыкка килә, ул аннан соң җөйгә (рубец) әйләнә. Инфарктны дәвалауның төп максаты - зарарланган зонада кан әйләнешен тиз арада яңартып, элекке халәтенә китерү. Моны махсус дарулар кулланып, тромболизис ясап үз хәленә кайтарып була. Югары дәрәҗәдә эффектлы хирургия алымнары булып ангиопластика (тыгылган кан тамырын киңәйтү) һәм стентлау ( тарайган кан тамырына махсус металл җайланма кую) тора.

- Бу дәвалауны нинди вакыт кысаларында эшләп өлгерергә кирәк?

- Бу эшләрне авыруның беренче билгеләре күренүдән 12 сәгать вакыт узганчы эшләп өлгерергә кирәк. Бу бик мөһим.

- Йөрәк инфарктының беренче билгеләре нинди һәм ничек ярдәм күрсәтергә?

- Күкрәк читлегендә 20 минуттан артык дәвам иткән авырту булып, ул сул кулга бирсә, вакыты белән ике кулга да бирә. Аскы теш казнасы, арка, эчнең югары өлеше дә авыртырга мөмкин. Авырту белән бергә хәлсезлек, салкын тир бәреп чыгу күзәтелә. Мондый вакытта югалып калмыйча беренче ярдәм күрсәтергә кирәк: авыруны физик эшчәнлеген туктатып, тиз арада утыртыгыз. Киемнең муен тирәсендәге изү өлешен ачып, һава килүне тәэмин итегез. Тел астына нитроглицерин таблеткасы куярга яки авызга бер доза нитроспрей сиптерергә онытмагыз. Яңадан, 5 минуттан 3 тапкырга кадәр нитроглицерин эчүне кабатлагыз. Күкрәк артында авырту булган очракта тиз арада "Ашыгыч ярдәм" чакырту мөһим, узар әле дип йөрү бик аяныч нәтиҗәләргә китерә.

- Истә калырлык схемасын төзесәк...

1) Күкрәк эчендә авырту -"Ашыгыч ярдәм"- 03, МТС, Билайн- 103, мегафон -030, служба спасения -112;

2) Күкрәк эчендә авырта - Әтнә больницасы- врач юлламасы - РКБ;

3) Күкрәк эчендә авырта - участок фельдшерын чакырту- больница- РКБ кабул итү бүлеге.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев