Әтнә таңы

ЯҢА ЕЛ ТӘБРИКЛӘВЕ

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле якташлар! Тагын бер ел узып бара. Яңа елга аяк басарга санаулы сәгатьләр калды. Илгә, дөньяга күп сынаулар, кайгы-хәсрәтләр алып килгән кәбисә ел безнең Әтнәбезне, халкы миһер-шәфкатьле, иманлы булганы өчендер, рәхмәтеннән ташламады.

Киресенчә узып баручы елда районыбыз тагын да ныгыды. Шөкер, ялгышларыбызны кабатламыйча, булганны саклап, шулар нигезендә яңаларын булдырырга тырыштык, бер сүз белән әйтсәк, кырыс икътисад шартларында чыныктык. Тырыш игенчеләребез елына күрә мул уңыш үстереп, моңарчы булмаган кыска вакытларда, 13 августта, икмәкне җыйнап алдылар. Уңган терлекчеләребез дә Яңа елга күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән килә, узган елга караганда сөтне дә артыграк саудык, шуңа өстәп Мәскәүдә узган Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә "Ленин" хуҗалыгының ике сыеры РФ авыл хуҗалыгы министры һәм Мәскәү мэры имзалары салынган II дәрәҗәдәге диплом һәм көмеш медаль алып кайттылар. Бу үзе үк районда нәсел эшенең һәм товарлылык терлекчелеген үстерүдәге уңышларыбызны күрсәтә. Без һаман беренче, мактанып әйтү түгел, бу - фидакарь халкыбыз, игенчеләребез, терлекчеләребезнең хезмәте белән горурлану! Аллага шөкер, күрсәтерлегебез дә, өйрәтерлегебез дә бар, рәхмәт сүзләрен дә күп ишетәбез, чөнки ел дәвамында алдыбызга куйган максатыбызга - төбәгебез халкының тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга омтылдык, яңа объектлар төзелде, юл төзелешенә дә игътибар кимемәде. Ел башында узган сессиядә чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин да эшчәнлегебезне уңай бәяләп, "Эшләгән эшегез күп булды..." - диде. Яшь буынга төпле белем, тиешле тәрбия бирүне үзәккә куеп эшләгәнлектән, шөкер, уку алдынгыларыбыз, спортчыларыбыз, җырчы-биюче балаларыбыз бар! Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшли алсак иде.

Бусагада Яңа ел - бер кичкә генә тормыш мәшәкатьләрен онытып, эштәгене эштә калдырып, иң якын кешеләрең белән каршылый торган ихлас гаилә бәйрәме. Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Яңа 2013 ел барчабызга да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, район-йортыбызга, ил-көнгә бәрәкәт алып килсен, йөрәк ялкыны һәм хезмәт дәрте өстәсен, шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп итсен!

Бәйрәм белән Сезне! Яңа ел белән!

Габделәхәт ХӘКИМОВ, Әтнә районы башлыгы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: