Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котлыйбыз.

Күәм авылында яшәүче Низамова Дәһирә Гомәр кызының 4 гыйнварда 60 яшьлек гомер бәйрәме. Киң күңелле, олы йөрәкле, тормыштан ямь табып, булганга шөкер итеп яши белүче апам! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик ярдәмчел, изгелекләр генә кылып барыбызга да терәк, кирәк булып яшисең. Моннан соң да, синең сау-сәламәт, шатлык...

Күәм авылында яшәүче Низамова Дәһирә Гомәр кызының 4 гыйнварда 60 яшьлек гомер бәйрәме.

Киң күңелле, олы йөрәкле, тормыштан ямь табып, булганга шөкер итеп яши белүче апам! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик ярдәмчел, изгелекләр генә кылып барыбызга да терәк, кирәк булып яшисең. Моннан соң да, синең сау-сәламәт, шатлык куанычлар белән яшәвеңне күреп куанырга язсын. Гаилә учагы һәрчак җылытып, тормыш иптәшеңнең ярдәмен тоеп, балаларыңның игелеген күреп, озын гомерле булып, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булуын телибез.

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Яратабыз сине, без бәхетле,

Синдәй тугыныбыз булганга.

Изге теләк, назлы сүздән башка,

Табып булмый затлы бүләкне,

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кадерле.

Әниең, туганнарың исеменнән сеңлең Халидә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев