Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кояш”ка каршы да уйнадылар

1-6 март көннәрне Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда республиканың иң көчле шахмат мәктәпләре арасында "Ак ладья" исемле республика беренчелеге узды. Әлеге турнир гомуми белем бирү оешмалары арасындагы Бөтенроссия ярышларының III сайлап алу этабы буларак узды. Исегезгә төшерәбез, монда район этабында җиңүгә ирешкән Олы Әтнә мәктәбе командасы да катнашты. Турнирда 2004...

1-6 март көннәрне Казанның Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда республиканың иң көчле шахмат мәктәпләре арасында "Ак ладья" исемле республика беренчелеге узды.
Әлеге турнир гомуми белем бирү оешмалары арасындагы Бөтенроссия ярышларының III сайлап алу этабы буларак узды. Исегезгә төшерәбез, монда район этабында җиңүгә ирешкән Олы Әтнә мәктәбе командасы да катнашты.
Турнирда 2004 елгы һәм яшьрәк шахматчылар чыгыш ясады. Дөрестән дә, башка командаларда шул яшьтәге уенчылар уйнады да. Ә безнекеләр әлегә яшьләр: Алмаз Бадиков һәм Камил Кәримов - 2007, Самат Шәрәфиев һәм Азалия Мифтахова 2009 елда туганнар. Моны күз алдында тотып, безнең балалар зурлардан куркырлар инде, юньләп уйный да алмаслар дип курыккан идем. Киресе килеп чык­ты, берәр уеннан соң көндәшләр үзләре курка башладылар.
Әйтергә кирәк, безнекеләр бик көчле көндәшләр белән очраштылар. Көндәшләре - Казан гимназиясе һәм "СОлНЦе" мәктәбе, Яр Чаллы гимназиясе һәм лицее, Россия чемпионы - Яшел Үзән гимназиясе, Түбән Кама белән Лениногорск мәктәпләре булды. Барысының да милли һәм халыкара рейтинглары безнекеләрнекеннән югарырак.
Шулай да нәтиҗәләр куанычлы булды. Безнең Олы Әтнә мәктәбе командасы бу турнирда алтынчы урынны алды! Яулады, дияргә кирәктер. Күз алдына гына китерегез - бу бит Татарстанның шахмат буенча иң көчле мәктәп­ләре арасында! Газета аша балаларны һәм аларның әти-әниләрен чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйм.
Тагын ике елдан беренче урынны да ала алырбыз дип уйлыйм. Шахматны ташламыйча, ихлас йөрүләре генә кирәк. Шунысы бәхәссез, балаларның әти-әни­ләре, әби-бабайлары һәм районның спорт мәктәбе нык ярдәм иттеләр.
Уңышның башы - тырышлыкта. Сер түгел, балаларын шахмат түгәрәгенә бирергә кыенсынучылар күп. Юкка икеләнәсез, теләсәгез, хәзердән үк спорт мәктәбенә килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев