Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кояшкай» да викторина-эстафета

Яна Шашы балалар бакчасында 28 июль көне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча конкурс-викторина үткәрелде. Балалардан ике команда төзелеп, берсе - «Ялкын» икенчесе «Очкын» исемле булды. Конкурс берничә этаптан торды. 1нче этапта кайсы команда тизрәк телефоннан хәбәр итүне ачыкладык, аннан балалар сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес жавап өчен баллар алдылар. 3нче...

Яна Шашы балалар бакчасында 28 июль көне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча конкурс-викторина үткәрелде. Балалардан ике команда төзелеп, берсе - «Ялкын» икенчесе «Очкын» исемле булды. Конкурс берничә этаптан торды. 1нче этапта кайсы команда тизрәк телефоннан хәбәр итүне ачыкладык, аннан балалар сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес жавап өчен баллар алдылар. 3нче этапта балалар янгын сүндеру ысулларын өйрәнделәр. Соңрак алар үзләрен, иптәшләрен, жәнлекләрне ничек коткарырга икәнне өйрәнделәр. Аннан балаларга истәлек брошюралар тапшырылды, ә җинүче булып... дуслык калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев