Әтнә таңы

Койка эшли беләсезме?

Койка кайнату өчен 5-8 сәгать вакыт сорала, карт хайванның сөякле итләрен 10 сәгать дәвамында кайнатырга туры килә. Шәхсән үзем итләрне юып, пешекләп алгач, кичтән үк салкын суга салып калдырам. Канлы сүле суга чыга, шунлыктан пешерергә салгач, күбеге күп җыелмый. Иртән суын алыштырам. Койка пешерәсе савытның зур булуы, пешерергә салган сөякле...


Койка кайнату өчен 5-8 сәгать вакыт сорала, карт хайванның сөякле итләрен 10 сәгать дәвамында кайнатырга туры килә. Шәхсән үзем итләрне юып, пешекләп алгач, кичтән үк салкын суга салып калдырам. Канлы сүле суга чыга, шунлыктан пешерергә салгач, күбеге күп җыелмый. Иртән суын алыштырам. Койка пешерәсе савытның зур булуы, пешерергә салган сөякле итләрнең суда тулысынча күмелеп торуы мәҗбүри. Зур кәстрүлдә әзерләп була, әмма тирән эчле казан булса, тагын да яхшы. Шулпаны сүрән утта кайнатабыз, күбеген даими рәвештә җыеп торабыз. Шәхсән үзем кирәгеннән артык майлы өресен дә җыеп алу ягында. Шулпа үтә күренмәле булсын өчен, савытның капкачын тулысынча ябып бетерергә, аңа су өстәргә, итне болгатырга ярамый. Тозны бары тик койка пешеп җитәр алдыннан гына салабыз, кайный башлагач ук салсак, иттән желе бүленеп чыга алмаганга күрә, шулпабыз куера алмаячак. Гадәти аш шулпасына караганда, койканыкына тозны күбрәк салсак, ул тәмлерәк булачак. Шулпага алтынсу төс бирү өчен, бер баш суганны яхшылап юып, кабыгыние белән салып кайнатабыз. Өлешләп туралмаган кишер, петрушка, сельдерей тамырлары да өстәп җибәрсәк, койканың тәме яхшыру өстенә, ул витаминнарга да байый. Ризыкны савытларга бүлеп суытырга куйганда, кишерне чәчәкләп турап, шулпаны бизәргә була, ә суганны кемдер алып ашый, кемдер - ташлый. Койкага хуш исле тәмләткечләрнең кайсыларын, күпме һәм кайчан салу отышлы дигәндә, мин күбекләр җыелып беткән мәлдә 5-6 бөртек кара борыч салып җибәрәм, ә әзер шулпаны сөзгәндә, аларны алып ташлыйм. Тоз белән бергә 3-4 лавр яфрагын да салып, шулпа 5 минут чамасы кайнагач, яфракларны алып ташлыйм. Койка әзер булырга ярты сәгать кала, шулпага үзенчәлекле хуш ис бирү өчен, ярты бал кашыгы кипкән укроп орлыгы, 3-4 бөртек канәфер салам, соңыннан сөзеп алам. Койканың артык майлы булмавы хәерле, юкса, кан тамырларыбызга холестерин оершалары утыруы бар. Шулпаны сөзгәнче, өстенә чыккан маен кашык белән җыеп алырга була. Аны киң авызлы табакка салып, беркадәр вакытка суыкка чыгарып торсак, без сөякләреннән итләрен аерып ваклаган арада, өстендәге мае бераз куерып китәчәк һәм аны җыеп алу бик җиңел булачак. Итне ваклауның берничә ысулы бар. Кемдер аны кул белән җепселләргә аеру яклы. Шәхсән үзем пычак белән ваклап турап салам. Шулай ук иттарткычтан да чыгаргаладым. Сарымсакны өнә-мәүчеләр аны шулпа әзер булыр алдыннан салып кайнатып, сөзеп алуны хуп күрә. Мин исә вакланган ит өстәгәч кайнатып чыгарылган шулпаны формаларга бүлеп салганда, түгәрәкләп турап, савытлар төбенә сибеп җибәрәм. Формаларга бүленгән койканы бүлмә температурасында беркадәр суытканчы, суыткычка тыгып куярга яки балконга (чоланга) чыгарырга ашыкмагыз. Ул суыкта бозланып катса, тәмен югалта, шунлыктан суыту камерасына куя күрмәгез. Койканы табынга бирү алдыннан, өстен яшел суган кыяклары, йомырка сарысы, пешкән кишер, лимон, тозлы кыяр кисәкләре белән бизәргә була.

Хәмидә ГАРИПОВА

Реклама

«Татар ашлары»

https://vk.com/tatarshlari

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: