Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КӨПЧӘКЛӘРНЕ АЛЫШТЫРЫЙК?!

Синоптиклар хәбәренә ышан­саң, үзәк Россия өлешендә яшәүчеләр киләсе атнадан башлап кышкы көпчәкләрен җәйгеләргә алыштыра башласалар да була.

Дөрес, алдагы берничә төнне суыклар булырга мөмкин. Әмма киләсе атна башыннан сизелерлек җылылар башлана диләр. Яхшыга өметләник! Шунысы да бар, температура 15 гра­дус җылылыктан да артып китәр ди­гән фараз да яңгырый.

Кыскасы, дүшәмбедән башлап төн­лә дә термометрлар җылыны күр­сәтәчәк. Автомобильчеләр, һава то­рышы 7 градус җылылыкка җиткәч, җәйге резинага күчәргә мөмкин икән­лекне беләләр. Ә монда җылылык кына түгел, эсселек үк вәгъдә итәләр. Әзер булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш