Әтнәдә күпфункцияле үзәк төзелә
Олы Әтнәдә, элекке мәдәният йорты белән янәшә, күпфункцияле үзәк төзиләр. Үзәк нинди эшчәнлек алып барачак? Әлеге үзәктә нинди оешмалар урнаша? Аннан халыкка ни файда?
Бу хакта төзелеш участогы мастеры Алмаз Закиров белән сөйләштек. Мастер:
- Үзәкне "Әтнә МСО" оешмасы төзи. Объект бер катлы гына булачак. Мәйданы - 355 квадрат метр тәшкил итә, дөрес, бүлеп алулар исәбенә эшче мәйдан 340 квадрат метр тирәсенә кала, - дип таныштырды.
Күпфункцияле үзәк төшенчәсен аңлар өчен, дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртеп карыйк. Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең тизлеген арттыру, сыйфатын күтәрү җәһәтеннән шундый үзәкләр төзү - иң эффектлы ысулларның берсе дип санала. Башкача итеп әйтсәк, күпфункцияле үзәктә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Гомумиләштерсәк, күпфункцияле үзәкнең төп функциясе - документлар кабул итү һәм аларны беренчел эшкәртү, гражданнар һәм юридик затларга консультацияләр бирү. Өстәвенә, кабул итүгә килгән кеше өчен бик уңайлы булачак. Кабул итү җайлаштырыла, "бер тәрәзә" функциясе гамәлгә керә. Ягъни, теге яки бу проблеманы хәл итәр өчен оешмадан оешмага йөрергә кирәк булмый. Билгеләнгән көнне үзәккә генә киләсең. Алдан билгеләнгән көнне оешма белгече кабул итә. Бу уңайдан Олы Әтнә үзәгендә кабул итү бүлмәләре дә, махсус тәрәзәләр дә була.
Шул ук вакытта биредә халык өчен иң кирәк саналган хезмәтләр: Федераль Дәүләт теркәү хезмәтенең Әтнә бүлеге һәм кадастр оешмасы урын алачак.
Стеналарны күтәргәннәр инде. Төзелеш бригадасында 8 кеше эшли. Тагын берәр атнадан үзәкнең түшәмен яба башларга планлаштыралар. "Кайчан ачылыр икән?" - дип кызыксынуыма:
- Җәйгә үк калмас, - дигән җавап алдым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.3600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.14500
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4800
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9100
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7500
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12800
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.53800
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.4500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.53800
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52701
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52700
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика