Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналисты – Әлмәттә...

Күпме торып китмә - сагындыра... "Туган җирдә шатлык югалмас...", - дип яза танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, журналист Тәлгат Миннибаев үзенең "Туган авыл" шигырендә. Һәм без, бер төркем журналистлар, аның хезмәттәшләре, дуслары, укучылары, фән эшлеклеләре гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаучыларны зурлаучы Кичүчат авылында. ... Бары 38 ел яшәп...

Күпме торып китмә - сагындыра...

"Туган җирдә шатлык югалмас...", - дип яза танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, журналист Тәлгат Миннибаев үзенең "Туган авыл" шигырендә. Һәм без, бер төркем журналистлар, аның хезмәттәшләре, дуслары, укучылары, фән эшлеклеләре гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаучыларны зурлаучы Кичүчат авылында.
... Бары 38 ел яшәп киткән укытучым язган "Гаҗәп матур Кичү инеш" ярында басып торам. Каршымда "Баштан бүрек төшкән зур тау", әйләнәсе сихри гүзәллек: инешкә аркылы төшкән тал... һәм аның үтәли күренмәле суда чагылышы, төптә яткан ләме дә, кара-каршы сөйләшә торган зур бакасы да кадерле. "Туган авылына кайтып керүгә, шушы инешкә йөгерә торган булган Тәлгат абый. Дөньяның бар матурлыгын шушы инештә күргән, аны гүзәл җирләр белән чагыштырган да тагын әйләнеп кайткан. Ярата да иде шушы авылны, аның кешеләрен, әнисе Миннекамәр апаны; шушы инеш кырыена басып әнисенә кер чайкарга булышкан ул. Тәлгат абый авылга кайтып керүгә, кичүчатлылар аны белеме, тыйнаклыгы, чисталыгы өчен "Миннекамәрнең ишаны кайткан", дип яратып сөйли торган булганнар..."- 18 июнь көнне, шушы авылны дөньяга таныткан, соңыннан авылдашлары үзләрен күтәргән өч галим - Ризаэддин Фахреддин, аның туганы Фатих Кәрими һәм алар эшен дәвам иткән Тәлгат Миңлебаевның иҗатына багышланган конференциягә килеп, татар матбугатына 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Журналистлар союзының күчмә җыелышында журналистиканың киләчәге, югалып баручы кыйммәтләрен алар үрнәгендә барлап, торгызырга кирәклеге хакында түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүләрдә катнашып, зиратта Тәлгат Хаҗиәхмәт улы каберлеген зиярәт кылып, хатирәләр яңартып та, кеше рәтендә китә алмый тилмерүчеләрне, туганы Наилә Ахунова Тәлгат абый яшәгән нигез урыннары, Әлмәтнең Кичүчаты белән таныштыра:
Тарлавыклы упкын юк бу якта,
Киң елгалар моннан еракта.
Күпме йөрсәм сагынып кайтам,
Җырым кала микән бу якта ...- Тәлгат Хаҗиәхмәт улы кебек Ризаэддин Фахреддин дә, якташлары Фатих Кәрими дә шулай яраткандыр бу авылны.


Ни өчен нәкъ менә Кичүчат?
Ни өчен очрашу өчен нәкъ менә Ризаэддин Фахреддин музее сайланган? Чөнки күрсәтерлеге, өйрәтерлеге бар. 1995 елның 25 маенда Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында ОАО "Татнефть" ярдәмендә ачылган музей шушы еллар эчендә нефть чыккан төбәкнең горурлыгына әйләнә. Биредә 5 зал ярдәмендә бөек педагог, журналист, дин белгече, 1908 елдан 1917 елга кадәр айга ике тапкыр, 10 ел эчендә 240 данә чыккан "Шура"журналы редакторы, тарихчы Ризаэддин Фахреддиннең мирасы белән танышырга мөмкин. Музей бөек шәхес туган йорт урынында урнашкан булуы белән дә кадерле. Биредәге хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә эшләүләрен күрсәтү өчен, аларның 16нчы "Интермузей -2014" Халыкара музейлар фестивалендә катнашуын әйтү дә җитәдер. Диләрә Гыймранова җитәкчелек иткән коллектив, ә алар 5 бөртек, халыкны агарту эше белән бергә фәнни-тикшерү һәм Р.Фахреддиннең мирасын яңадан нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Диләрә Габделкави кызының, ул җитәкчелек иткән музей коллективының 20 еллык хезмәтен зурлап, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе М.Ш.Шәймиев имзасы куелган "Рәхмәт хаты"н тапшырды, ә җитәкченең үзенә Дәүләт советы рәисе Фәрит Хәйруллинның "Рәхмәт хаты"н, медаль һәм калфак бүләк итте.
Гади татар кызының шушы вакыт эчендәге үсешен күз алдыма китердем. Әнвәр Хәйри җитәкчелегендәге бер төркем язучылар1989 елда Кичучатка кайтып, "Ризаэддин Фахреддин исемен курыкмыйча таныта аласыз", дип сөйлиләр. Шулвакыт, Мәмәттән килеп, "Сигезле бию"дә катнашкан кыз "Кем икән соң ул Фахреддин?" - дип аптырый. Төбәк тарихы белән кызыксынган Диләрә бу шәхесне өйрәнергә үз алдына максат куя, тик ничек? Язмыш аңа "Рәхәтләнеп өйрән", дип үзе дә күз алдына китерә алмаган олы бүләк әзерли: 2000 нче елның апрелендә Кичүчатның Вильдан килененә музей эшен җитәкләүне тәкъдим итәләр. Нәрсә эшләргә икәнен белмичә тотынган, чөнки туган үлгән елы турындагы мәгълүматтан башка, ни тормышы, ни иҗаты турында бернинди экспонат юк вакыт. Галимнең туганнарыннан, авыл халкы "Әрәм булмасын, җир өстендә калмасын", дип, элек зираттагы каберлеккә күмгән, мәчетнең мирасханә миченең утын саклый торган урынының астында яшереп саклаган китапларны туплаудан, аларны өйрәнүдән, мәрхүм галим Әнвәр Хәйригә күрсәтүдән башлый ул эшен. Укырга кереп, "Шура"журналы буенча курс эше, укый- эзләнә торгач, ул мәгълүматларны бергә туплап фәнни эш язып, фәнни дәрәҗә ала. Ризаэддин Фахреддиннең мирасын баетудан тыш , әлеге коллектив хезмәткәрләре галим тәрбиясе буенча яшәүне дә пропагандалыйлар һәм үзләре дә шулай яшәргә тырышалар. Һәм менә нәтиҗә, муниципаль берәмлеккә караган музей дөньяга танылган бүген, аның җитәкчесенә Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Яңа бина да булса, чөнки тупланган экспонатлар өчен бүгенге музей бинасы кысан...
Күргәнегезчә, әлеге зур чараны үткәрү өчен җирлек булганга, "Ризаэддин Фахреддин һәм Фатих Карими- татар журналистикасы нигезләрен салучылар. Журналистның һөнәри культурасы Тәлгат Миннибаев үрнәгендә" дип исемләнгән чара үткәрү өчен Кичүчат музее сайлана. Аларның эзләнүләре дә мактауга лаек: Ризаэддин Фахреддинга бәйләп, әлеге музей галимнең туганы Фатих Карими 1906-1917 елларда Оренбургта "Вакыт" газетасын нәшер итүче, аңа мәкаләләр язучы, "Ауропа сәяхәтнамәсе" белән танылган татар милләтенең икенче баласын да үз стеналары эченә ала. Менә шулар янәшәсенә алар эшен дәвам итеп, үзенең гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган өченче шәхес - авылдашлары, журналистикада танылган педагог Тәлгат Миңлебаевның экспонатлары, фәнни китаплары, гыйльми эшләре, язылып, күп җирләрдә телгә алынган, Мәскәү университеты профессоры Горохов тарафыннан "Уникаль хезмәт..., " - дип бәяләнгән, әле бер җирдә дә басылмаган, 24 ел вакыт узса да актуальлеген югалтмаган докторлык хезмәте урын алган. Шулай итеп, музейның Ризаэддин Фахреддин нәселендәге 800 исемне үз эченә алган шәҗәрәләр агачы урнашкан залы өч галимнең тормыш юлын чагылдыра хәзер. "Тәлгат абыйны якыннан белүчеләр, укучылары белән аралашсак та, музей белән ничек бәйләргә белми интектек. Уйламаганда җизнәсе Әхтәм Нафиков Ризаэддин Фахреддиннең "Җәвәмигуль кәлим шәрхе" китабын күтәреп килде. Китап беренче тапкыр 1916 елда басылган. 1989 елга кадәр кабат басылмаган, менә шул контроль экземплярны Тәлгат абый үзендә саклаган, соңыннан туганнарына "Бу китапның кирәк көннәре килер әле", дип, югалтмаска васыять иткән. Шулай итеп, ул да бездә лаеклы урынын алды", - дип куанып сөйли Диләрә Гыймранова.

Тәлгат абыйның музеен оештырган, тугәрәк өстәл артында сөйләшүне үткәрергә ярдәм иткән Кичүчат мәктәбендә дә булдык. Мәктәп укучыларының сәламләвен дә сокланып тыңладык, бары да югары дәрәҗәдә оештырылган. Иң гаҗәпләндергәне: Тәлгат абыйга багышланган ике музейдагы күргәзмә һәм алар бер-берсен кабатламыйлар, берсендә -тормышы, икенчесендә - гыйльми эшчәнлеге...

Матбугат "негатив"ка гына корылырга тиеш түгел
Татар матбугатының 110 еллыгы уңаеннан ул чорда нәшер ителгән газета-журналларга карап, үзебезнең эшебезгә бәя бирергә мәҗбүрбез. Чөнки матбугатта урысча әйтсәк, негатив күбәйде, популяр яңалыкларны кем үлгән, кем кайсы каттан сикергән, кайда янгын, кайда сугыш... кебек хәбәрләр алып тора, кешесе дә шуңа тартыла....- кыйммәтләр кайчан үзгәрде, әллә без аны үзебез үзгәрттекме? Гади механизаторның бу эсседә басуда печән чабуын язып, сайтка рейтинг җыеп булмый буген. Кычкырып тора торган исемнәр эзләргә мәҗбүрбез, авыл кешесенең, пенсионерның үзенә тиешле социаль пакет буенча тиешле даруын ала алмау да берәүгә дә кызык түгел... ахыр килеп журналист хезмәте үзе дә кадерсезгә калды. Нишләп шулай булды соң? 28 ел элек эшли башлаганда журналистның хезмәт хакы укытучыларныкыннан купкә зур иде, шуңа күрә редакцияләрдә күпчелек укытучылар эшләде. Ә бүген укытучы журналистка сәлам дә бирми, чөнки аның дәрәҗәсе дә, хезмәт хакы күпкә зур. Кадерсезгә калган журналистның сүзе дә үзенә тәңгәл, аңа игътибар итүче сирәк, иң кыены: газеталарның тиражын җыеп булмый һәм моңа журналистны гына гаепләп калдыру да дөрес түгел... Журналистлар начар язганга түгел бу, чөнки "Сайтыгыз бар, ник акча әрәм итеп язылып торыйк", дигән сүзләрне еш ишетәбез. Замана алга бара, социаль челтәр үз эшен эшли, журналист та ике арада нәрсә турында язарга белми бәргәләнә...
Искә алган зур галимнәребез "Матбугат милләткә, Хөкүмәткә, халыкка хезмәт итәргә тиеш", дигәннәр. "Сенсация чирләреннән арынып, халыкта эш-тормыш тойгысын сакларга тырышу... бүгенге төшенке, үзара ызгышып торган, эчкерлелек нормага әйләнгән һәм өметсезлек җәелә барган чорда бездә сафлыкка, чисталыкка әйдәүче фикерләр бик кирәк. Халык фикерен сизгер өйрәнеп, аңа колак сала белик; мәкаләләрнең низагка илтми, җәнҗалга бутамый торганын, ә гаделлеккә, вөҗдан һәм җан тынычлыгына, ил иминлегенә алып чыга торганын сайлый белергә кирәк... ",- дип яза укытучыбыз Тәлгат Хаҗиәхмәт улы да.

Социаль журналистика кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары,ТР Журналистлар Союзы рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да шул фикердә: " Ризаэддин Фахреддин чыгарган, элеге журнал өчен үзе мәкаләләр язган "Шура" журналын гына алыйк. Тикшерүчеләр, белгечләр фикерен тыңласак, анда күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә бик актуаль, журнал милләтне үстерү, аның белем дәрәҗәсен күтәрү, балалар тәрбияләү турында яза. Журналның бер өлеше музейда сакланган, бер өлеше Казанда китапханәләрдә бар... 90 елларда чит илләрдән безгә килгән төрле фонд вәкилләре "Тарихта бернинди кызыклы мәгълүмат юк, журналистның үз фикере дә берәүне дә кызыксындырмый, бары тик фактлар, информация бирү генә кирәк, һәм бу җитә", дигән фикергә инандырырга тырыштылар. "Журналист һәрвакыт оппозициядә булырга тиеш, властьны тәнкыйтьләргә кирәк", дигән фикерне алга сөрделәр. Күп кенә матбугат чаралары шулай эшли башлады. Нәтиҗәдә, кызганычка каршы, бүгенге матбугатта тискәре күренешләр күбәйде. Журналистлар үзләре дә укучыга әнә шул тискәре күренешләр кирәк, дигән фикердә. Ә чынлыкта бу алай түгел, халыкка бүген үз мәнфәгатьләре кадерле, аның тормышның ни дәрәҗәдә яхшыга үзгәрүен беләсе килә, властьның моның өчен ни эшләве мөһим аңа, тормышның уңай якка үзгәрүе турындагы мәгълүмат кирәк укучыга. Мин күптән түгел, КФУда журналистика укытучылары, белгечләр белән сөйләштем, алар укыту программаларын үзгәртү өстендә эшлиләр, "Бүген социаль журналистика кирәк,"- диләр. Ничек балалар тәрбияләргә, нинди медицина ярдәме алырга.. - матбугаттагы тискәре күренешләрне әнә шундый язмалар алыштырырга тиеш..."
Матбугат чаралары турында күп сөйләштек ул көнне. Сөйләшүдә Әлмәт районы башлыгы урынбасары Алексей Грушин, Әлмәт журналистлар союзы җитәкчесе Наилә Аль-Айюби, фән эшлеклеләре дә, КФУның журналистика факультеты укытучылары да катнашты. Остазлар үрнәген өйрәнү хакында да сүз күп булды, нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында да уйлаштык. 110 еллык тарихы булган татар матбугатына тугры калып, бүгенге матбугатка үзгәреш кертү кирәклеге дә ачыкланды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев