Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күр, сиңа гашыйк булып утыра теге егет”

Шушы көннәрдә Миләүшә Сибгатуллина ТНВның әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге редакция алтыга якын тапшыру чыгара, шул исәптән "Җырлыйк әле", "Башваткыч" кебек рейтинглы тамашаларны да. Миләүшә Сибгатуллинаның телевидениедә эшләүнең 20 еллык стажы яңа вазифасында яңа яңгыраш табар, дигән өмет бар. Иртәнге тапшырулар редакциясеннән аны елап озатканнар. ( Матбугат.ру) ************...

Шушы көннәрдә Миләүшә Сибгатуллина ТНВның әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге редакция алтыга якын тапшыру чыгара, шул исәптән "Җырлыйк әле", "Башваткыч" кебек рейтинглы тамашаларны да. Миләүшә Сибгатуллинаның телевидениедә эшләүнең 20 еллык стажы яңа вазифасында яңа яңгыраш табар, дигән өмет бар. Иртәнге тапшырулар редакциясеннән аны елап озатканнар.

( Матбугат.ру)

 

************

Кояш туганда йоклап ятуны өнәмәүче «тургайларны» телевизор экраннары янына дәшүче Миләүшәбез үзе дә тургай кебек кенә җыйнак «кош» икән.
Алабуга мәдәни-агарту училищесы студенты булган әнием Фәһимә соңгы имтиханына барасы көндә - тургайлар туган якка кайткан иртәдә, 24 апрельдә туганмын. Шуңа күрә таңнарны яратамдыр.

Таң кызы, димәк. Тургай! Менә шушы Тургай ягымлы тавышы, эчтәлекле тапшырулары ярдәмендә бик күпләрне таңнарны уяу каршыларга өйрәтте. Мин аның белән илһамлы иртәләр, иҗат серләре хакында сөйләшергә җыенган идем. Ә ул миңа Теләче районындагы Алан авылы турында сөйли дә сөйли. Аның йөрәгенә кереп урнашкан Туган җир, Ватан төшенчәсе ул - Алан! Миләүшә үзе генә түгел, бәлки, әтисе Рафис та шушы авылны туган җир иткән. Чөнки Алан авылы әти белән әни мәхәббәтенең дә туган җире.
Әнием Аланныкы. Җиде бабасы шушы авылда яшәгән. Әтием исә Алан мәктәбенә укытырга килгән. Әнием аның классында иң арттагы партада: «Булса да булыр икән дөньяда акыллы егетләр», - дип, укытучысына сокланып утырган. Әти дәрес биргәндә соңгы партада утырган озын толымлы, зөбәрҗәт күзле кыз тарафына күз сирпегән саен йөрәгенең мәхәббәт ятьмәсенә төшә баруын тойган инде, тойган. Мәктәп кичәләрендә Фәһимәнең җырларын тыңлаганның соңында башын бөтенләйгә җуйганлыгын аңлаган.

Кыз китапханәче дипломы, егет югары белемле тарихчы дипломы алып өлгергәнче үк өйләнешкәннәр яшьләр.

Авылга кайту тарихы - үзе бер кызык. Алабугадан «кукурузник»та очканбыз. Очкычта әби белән кәҗә, әни белән бәби генә икән. Тагын бер кызык - мине бала тудыру йортыннан алып чыккач, фатир хуҗасы марҗа әби бәби ашына ике күкәй керткән, Аланга кайтып урнашкач та күрше татар әбиеннән кергән күчтәнәч - ике күкәй. Шуңа күрә түгәрәк минем бүгенге тормышым.

Миләүшәнең әти-әнисе Аланны - инде уллары Алмазга да гомер биргән авылны гомер бишеге итеп сайлаганнар.
Минем әни аны тыңлаган кешеләрне елатырлык моңлы итеп җырлый. Рәсем ясый, гөлләр үстерә. Әти, гомумән дә, чын рәссам. Әти дөньяны яхшылык үзгәртәсенә ышанып яшәүче шәфкать иясе. Әни - хакыйкатьне диндә тапкан хаҗия. Әти намазда түгел, әмма иртәнге намазга әнине ул уята. Әти бәрәңге бакчасыннан алма бакчасы ясады, әни яран гөлләрне орлыктан үстерә - менә шулай ниятләрдән, шөгыльдән тәм табып яши беләләр алар. Ярый әле матурлыкка, гыйлемгә бай шушы гаиләдә туганмын дип сөенәм. Әни янында - китаплар арасында, әти янында - аның дәресләрен тыңлап, әти-әнине иптәшләрем кебек күреп, хөр холыклы булып үстем.

Тапшырулар алып бару тәҗрибәм дә мәктәптән үк бит. «Дулкын» радиосында чирканчык алганчы, «Таң җилләре аша» өйләргә кергәнче мәктәп радиосы аша тәрбия сәгатьләре үткәрә идек. «Гөлләр» ансамблендә биеп тә йөрдек әле. Анда гына да түгел - Казан дәүләт университетының данлыклы «Каз канаты» бию ансамбле белән илләр гиздек. Хәзер менә шул ансамбльне яңадан оештырып йөрибез. Ансамбль ветераннарын кабат биетмәкчебез.

Миләүшәгә хәзер, студентлары кебек, Рафисовна! дип зурлап дәшү тиештер. Ул бит Университет укытучысы да әле. Мәшһүр матбагачы Фатих Кәрими иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен инде яклап та өлгергән...
Университеттан татар теле һәм тарих белгече дипломы алып чыккач, мин үз урынымны мәктәптә дип уйладым. Казандагы 27 нче мәктәптә балаларга тарих укытып, төн буе дәреслек тәрҗемә итеп йөдәгәннән соң, бер көнне тоттым да Милли мәдәни үзәккә эш эзләп килдем. Милләт язмышы өчен яну-көюләремне Ринат Закиров өстенә түктем. Ул миңа ышанды. Шуннан соң, чыннан да, янып-көеп, илһамланып, дәртләнеп эшләп алдык без. Халисә Исмәгыйлева җитәкчелегендәге иҗат төркеме Казан кичләрен якты, мәгънәле итүгә күп көч куйды. Анда узган иҗат кичәләре, сәнгать күргәзмәләре, күренекле шәхесләр белән очрашулар милләт тарихына җуелмас сәхифәләр булып кереп калды. Татар яшьләрен туплаган дискотекалар һаман сагындыра торгандыр. Кабыздык без ул чакта дөньяны! Җәмгыятьне уяттык! Татар конгрессы үзе дә Милли мәдәни үзәктән үсеп чыкты дисәм, ялгышмамдыр.

Әйе, ялгышмый Миләүшә. Казанның ул кичләре, ягъни Милли мәдәни үзәк кичәләре сагындыра. Шул кичәләрдән үсеп чыккан кызлар-егетләр бүген дә милләткә хезмәт итүдә - монысы сөендерә. Минутны гына түгел, секундларны санарга, кылны кырыкка ярырга өйрәнгән Миләүшә Зарипова да буш ара табылуга аспирантура дәресләренә йөгерә яки «Дулкын» радиосына ашыга, радиодан сәнгатьле итеп сөйләү осталыгына өйрәнү өчен мәшһүр сүз остасы Айрат Арслановтан дәресләр ала. Шул рәвешле беренче мәхәббәт үкенеченнән кара көю ихтималы булган йөрәгенә яңа хисләр капкынына төшәргә ирек бирми. Әтисе кебек мөкәммәл кешене очратса гына ачылачак аның күңел бикләре. Очрамаса да исе китмәс. Зарипова дигән фамилия дә бик матур. Мәхәббәт дигән камчы йөрәкне парә-парә телгәләмәгәндә җитезләр, нык рухлылар күп нәрсәгә ирешә ул. Миләүшә шулай уйлый да уйлавын, әмма ара-тирә «Дулкын» радиосында оператор булып эшләштереп китә торган сөлектәй зифа буйлы, Миләүшәнеке төсле яшькелт-зәңгәр күзле студент егет башкачарак фикердә бугай. Бу егетнең һаман үзе белән бер парда (диктор-оператор) булуына кыз игътибар да итми әле. Башкалар сизенгән.
Өч еллап бергә эшләп йөрдек. Илһамның татарча чиста, матур сөйләшүенә генә сокланам, миңа тиң яр шушы егет бит дигән уй башыма да кереп карамый. Кинаяле елмаюлар ешаеп китте берзаман. Кинаяле сүзләр дә: «Күр, сиңа гашыйк булып утыра теге егет. Тавышыңны тәүлек буе тыңларга әзер!» Илһам чыннан да кайгырту галәмәтләре күрсәтә. «Смс»лар җибәрә: имеш, көн салкын, җылырак киен. Ачуым да килә кайчак. Җылы киенәсен үзем белмиммени инде мин? Егет булсаң, егетләрчә кайгырт син. Торырга куышым юк, әни хастаханәдә ята, энем авариягә эләкте, ике бакча бәрәңге алынмаган. Борчуларымны төяп кайтып киттем Аланга. Артымнан ук Илһам ике дустын ияртеп кайтып төшмәсенме. Бәрәңгене ярты көндә алып бетерделәр. Шул рәвешле, миңа килгән кыенлыкларга иңен куя-куя, Илһам бушаган күңелгә шифа булды, йөрәгемне илһам белән тутырды. Мин аңа дәшәр өчен ниндидер иркә сүзләр эзләп азапланмыйм да. Илһам! Нинди тирән, бай мәгънәле исем!


Мин белгән Илһам Миләүшәнең күңел бушлыгын гына тутырып калмаган, хатынының бар дөньясын сөю биләмәсе иткән, җылылык, кайгырту белән тутырган. Кырыс һәм таләпчән, йомшак һәм сизгер ир һәм әти килеп чыккан теге студент егеттән. Кайбер сыйфатлары белән Миләүшәнең әтисен дә уздырып җибәрми микән әле ул? Хатынының туган авылын ничек яратканын күреп торган ир Аланда йорт салып куйган.


Малайлар тууга без яшәү рәвешен үзгәрттек. «Дөрес туклану институты»на йөрдем. Мөмкин кадәр табигый туклану - безнең гаилә таләбе шундый. Кәрим тууга авылда кәҗә тота башладык. Ипине үзем пешерергә тырыштым. Зур савытлар белән авылыбыздан кояшка карап ага торган чишмәнең суын алып кайтабыз. Кышка җиткелекле үләннәр, кыр җимешләре киптереп куябыз. Шөкер, сирәк авырыйлар. Андый чакта да даруга үрелмим. Халык табиблары киңәшләрен тотам. Безнең малайларны әтиләре чыныктырып үстерә. Бассейнга йөриләр. Быел кышын дүртәүләшеп тимераякта шудык. Биш яшьлек Хәким дә чыкты бозга. Әтинең контроле катгый. Безнең гаилә педагогикасында сукыр яратуга урын юк. Тәрбия мәсьәләсендә Илһам мине дә күздән яздырмый. Бервакыт, ул командировкада чакта, Кәримне жәлләп, бассейнга бармый калырга рөхсәт иттем. Әтисенә, барды, дип әйтергә килештек. Кыңгыр эш беленде. Бик оялтты мине Илһамым. Һәм аның хаклы булуына тиздән үзем дә инандым. Малай тагын да остарырга уйлаган. Киемен генә юешли икән дә «бассейннан кайта» икән. Кыңгыр эшнең бусы да беленде. Икебез дә сабак алдык - мин балага тискәре үрнәк күрсәтергә ярамаганын, малай ялганның төбе тишек икәнен төшендек. Илһам малайлар алдында минем абруйны югары тота. «Әниегез сезнең янга кергәндә утырып тормагыз, басыгыз!» - ди. Йә шуннан соң ничек мин үземне күрексез тота алыйм, ди. «Әниегез кебек уңган кыз алыгыз!» диюләре тагын. Орчык буе малайларга өйләнергә түгел, сөйләнергә дә иртә әле югыйсә. Әмма тәрбия бара. Менә шул сүзләрдән соң уңган булмый кара!

Уңган гына түгел, чыдам да, сабыр да син, Миләүшә. «Хәерле иртә» тапшыруларына әллә нигә бер барганда да, таңнан күз ертып, телевидениегә барулары мәшәкать кебек. Ә син унбиш ел ...

 

Тулысы белән укыгыз:

http://syuyumbike.ru/yashaesh/lyubovnye-istorii/?id=40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев