Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кредит картасы – кирәк әллә юк?!

сорау-җавап Кадерле редакция! Миңа саклык банкыннан 15 мең сумлык кредит картасы бирделәр. Ул күп кешегә килгән икән инде. Кулланмаган очракта, бер елдан китереп бирергә куштылар. Элекке елларны монды карталар күп кешегә килгән булган. Күпләр: "Андый кредитны алырга куркабыз", - диләр. Ни өчен килә икән ул? Кирәк булса, кеше үзе дә...

сорау-җавап

Кадерле редакция! Миңа саклык банкыннан 15 мең сумлык кредит картасы бирделәр. Ул күп кешегә килгән икән инде. Кулланмаган очракта, бер елдан китереп бирергә куштылар. Элекке елларны монды карталар күп кешегә килгән булган. Күпләр: "Андый кредитны алырга куркабыз", - диләр. Ни өчен килә икән ул? Кирәк булса, кеше үзе дә алала бит! Мин дә алырга куркам. "Ала күрмә, гомерең буе түлисең", - дип куркытучылар да булды. Шул дөресме икән?

Күп кеше исеменнән Рәмзия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Хөрмәтле Рәмзия Фәйзрахманова!

Безнең илдә Конституция нигезендә мәҗбүриләү дигән әйбер юк. Куркасыз икән, алмагыз. Дөресрәге, кулланмагыз. Тиешле срогыннан соң, банкка китереп бирегез. Бу хакта "Россия саклык банкы"ның райондагы өстәмә офис җитәкчесе Наил Сибагатовтан да сораштык.

  • Берәүгә дә көчләп такмыйбыз. Башта ук аңлатабыз: карта бик отышлы да булырга мөмкин. Әйтик, кичекмәстән акча кирәк, ә хезмәт хакы берничә атнадан соң гына, ди. Әлбәттә, картаның "Ташламалы чоры"ннан файдаланырга була, - дип саный ул.

Ни өчен бирәләр икән дип гаҗәпләнәсез... Базар мөнәсәбәтләренә аяк бастык бит. Хәзер шәхси затлар гына түгел, оешмалар да "акча эшләргә" мәҗбүр. Ә банк өчен, сер түгел, клиентларның күп булуы кирәк. Карта банкоматка тыксагыз гына активлаша. Ә өегездә тик ятса, аны кулланмасагыз, берни дә булмый. Сезнең очракка килсәк, киңәшем шул: картаны ничек кулланырга икәнен белмәгән килеш, банкоматка тыгып кредит ала күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев