Әтнә таңы

Кредитыңны вакытында түләмәсәң

Кредит түләмәү яки вакытында түләмәү кредит алучыга нәрсә белән яный? Кредитка акча алган вакытта куп кеше бу турыда уйламый, туләр өчен акча көннәрдән бер көнне житмәскә, яки тормышта башка төрле финанс чыгымнары килеп чыгарга мөмкин. Бурычны туләмәгән очракта банкларның штраф туләту мөмкинлекләре бик вак хәрефләр белән язылган була. Һәр айда...

Кредит түләмәү яки вакытында түләмәү кредит алучыга нәрсә белән яный?

Кредитка акча алган вакытта куп кеше бу турыда уйламый, туләр өчен акча көннәрдән бер көнне житмәскә, яки тормышта башка төрле финанс чыгымнары килеп чыгарга мөмкин. Бурычны туләмәгән очракта банкларның штраф туләту мөмкинлекләре бик вак хәрефләр белән язылган була. Һәр айда вакытында хезмәт хакы алып бармаган очракта берәу дә алган бурычны вакытында тулүгә гарантия бирми. Банктан алган кредитны вакытында туләмәгән очракта нәрсә булырга мөмкин соң? Бу хакта судья ярдәмчесе Марсель Нурмиев белән сөйләшәбез.

- Ин беренче очракта - бу штраф санкцияләре. Э бу төрле банкта төрлечә каралган. Бер банкта ул һәр көн саен купмедер процентлар белән исәпләнсә, икенчесендә алган сумманын 1-3% кадәр булырга мөмкин.

Реклама

Әгәр дә алган кредит өч ай эчендә туләнмәгән булса, банк ныклы чаралар курә башлый. Банк тарафыннан куреләсе чаралар кредитның нинди шартларда бирелуенә карый, мөлкәтне залогка алмыйча алган кредит яки залогсыз алган кредит. Беренче очракта банк туләнмәгән кредит суммасын залог итеп куелган мөлкәтне сату юлы белән туләту өчен судка мөрәжәгать итә ала. Икенче очракта, ягъни залогсыз кредит алганда, эшләр тагын да катлауланырга мөмкин. Бу очракта да туләнмәгән кредит суммасы суд карары нигезендә, кредит алучыдан һәм анын поручительләреннән эзләп алына. Ә инде банк судка мөражәгать иткәндә барлык суд чыгымнарын, шул исәптән туләнергә тиешле кредит суммасын, процентларны, штрафларны санап, кредит туләргә тиешле кешедән мәҗбүри эзләтеп алу өчен гариза яза. Закон нигезендә банк суд карарын утәтү өчен Федераль суд приставлары булекчәләренә мөрәҗагәть итәргә мөмкин. Шулай ук банк кайтарылмаган кредитларны коллектор фирмаларга сату очраклары да куренә.

Әтнә район судының агымдагы елның 11 аена булган эш нәтиҗәләренә күз салыйк. Банклар тарафыннан, кредитларын вакытында туләмәүчеләргә карата, кредитны мәҗбүри туләттерү максатында барлыгы 48 гариза кергән. Шушы гаризаларнын 41е суд тарафыннан каралган, банклар файдасына эзләп алынырга тиешле сумма 6 084 555 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта Әтнә район судында да банкларның залог итеп билгеләнгән мөлкәтне сату юлы белән туләттерү гаризаларын канәгатьләндерү очрагы бар. Моның ачык мисалы булып күп очракта автомобиль сатып алу өчен бирелгән кредитлар (автокредит) тора. Май аенда булган мисалны гына китерик - кредит суммасын тули алмаучыга карата 2009 елгы DAEWOO NEXIA автомобилен сату юлы белән кредит суммасын мәҗбүри туләттерү хакында суд карары чыгарылды. Әлеге суд карары закон көченә кереп суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри утәту өчен тапшырылды.

Уйламыйча гына күп кенә банклардан җыелган кредит суммаларын тули алмау очраклары бүгенге көндә еш куренә. Телефон номерын, эш урынын һәм яшәгән урынны алыштырып кына булган бурычтан котылып булмый. Шуның өчен дә, кредитлар алган очракта, кат - кат исәпләп эш итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: