Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күренекле җырчы, музыкант вафат - "Әтнә таңы"

Бүген Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, ЮНЕСКО академигы, Германия, Франция, Италия Гран-при иясе, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рәфыйк Таҗетдинов вафат булган. Бу хакта аның кызы Диана Таҗетдинова хәбәр итә. Музыкант 1961 елның 19 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган. 1976 елда Казан музыка мәктәбенең халык...

Бүген Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, ЮНЕСКО академигы, Германия, Франция, Италия Гран-при иясе, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рәфыйк Таҗетдинов вафат булган. Бу хакта аның кызы Диана Таҗетдинова хәбәр итә.

Музыкант 1961 елның 19 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган.

1976 елда Казан музыка мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенә балалайка классына укырга керә.

1980 елда - Магнитогорск шәһәрендә Бөтенроссия халык башкаручылары конкурсында катнашкан, конкурс лауреаты, "Урал Кубогы"нда - беренче урын;

1984-1988 елларда - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты;

Уку елларында Мәскәү, Ленинград һәм Россиянең башка шәһәрләрендә концертлар куя;

1987 елда - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта;

1988 елда - беренче аудиоальбомы чыга;

1993 елда - Германиянең Клингенталь шәһәрендә халыкара конкурс лауреаты;

1993 елда - Италиянең Костельфидардо шәһәрендә халыкара фестивальдә Гран-при һәм Дөнья кубогы иясе;

1994 елда - Франциянең Andrezieux-Boutheon шәһәрендә халыкара фестивальдә алтын медаль һәм Гран-при иясе;

1994 елның 18 апрелендә - "Татарстан Республикасының атказанган артисты";

1994 елда Австрия шәһәрләре буенча концертлар куя;

1996-1997 елларда - Туниста халыкара фольклор фестивалендә катнаша;

1996, 1998 елларда - Мисырда гастрольләре уза;

1999 елда - Туниста халыкара фестиваль лауреаты;

2001 елда - "Играет Рафик Тазетдинов" компакт-дискы һәм ике аудиоальбомы дөнья күрә.

http://www.tatar-inform.ru/news/2017/05/21/554105/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев