Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәрим Тинчурин урамындагы көзге ярминкәне Әтнә районы башлап җибәрә

Республикада 10 сентябрьдән көзге ярминкәләр эшли башлаячак. Башкалабызның Кәрим Тинчурин урамында узасы көзге ярминкәне әтнәләр башлап җибәрә. - Бу атнаны Әтнә районы, икенче атнага Кәрим Тинчурин урамында Теләче районы сату итәчәк. Бу атнаны көзге ярминкәгә сөт, ит, кабак, кукуруз, ашлык һәм башка төр яшелчәләр алып барабыз. Барлык хуҗалыклар да җәлеп...

Республикада 10 сентябрьдән көзге ярминкәләр эшли башлаячак. Башкалабызның Кәрим Тинчурин урамында узасы көзге ярминкәне әтнәләр башлап җибәрә.

- Бу атнаны Әтнә районы, икенче атнага Кәрим Тинчурин урамында Теләче районы сату итәчәк. Бу атнаны көзге ярминкәгә сөт, ит, кабак, кукуруз, ашлык һәм башка төр яшелчәләр алып барабыз. Барлык хуҗалыклар да җәлеп ителә. Ярминкәдә сатып алучыларга табадан яңа төшкән коймак, кайнар чәй дә тәкъдим ителәчәк, - дип аңлатып китте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов.

Татар-информ челтәреннән алган мәгьүлүматларга күз салсак, продукцияләрне нинди бәядән сату буенча тәкъдимнәр белдерелүе күрсәтелгән. Әлеге бәяләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә әйтелгән. Аерым алганда, кош итенең килосы 115 сум, күркә ите - 235, сыер ите - 250-300, дуңгызныкы - 230-270, сарык ите - 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе - 45-55 сум, сөтнең литры - 28-30 сум, каты сырлар - 280-330, атланмай - 300 сум, шикәр комы - 44 сум, югары сортлы он - 20 сум, карабодай ярмасы - 49 сум, бәрәңге - 10 сум, кишер - 12-15 сум, кызыл чөгендер - 12-15 сум, суган - 17-18 сум, кәбестә - 8-10 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, арыш - 6 сум, балык (карп) - 150 сум.

Фото "Татар-информ"нан челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев