Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәләр куркып үлгән

Кошларны фермага үтеп кергән сөйрәлүче җанвар куркыткан. (Казан, 14 август, «Татар-информ»). "Тамбовская индейка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә күпләп кошлар үлгән, дип хәбәр ителә "РСХБ-Страхование" сайтында. Бу хакта "Интерфакс" яза. 2 мең 848 күркәнең үлеменә курку аркасында үпкә шешенүе сәбәп булган. Кошларны фермага үтеп кергән сөйрәлүче җанвар куркыткан. Иминият оешмасында әлеге хайванның...

Кошларны фермага үтеп кергән сөйрәлүче җанвар куркыткан.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). "Тамбовская индейка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә күпләп кошлар үлгән, дип хәбәр ителә "РСХБ-Страхование" сайтында. Бу хакта "Интерфакс" яза.

2 мең 848 күркәнең үлеменә курку аркасында үпкә шешенүе сәбәп булган. Кошларны фермага үтеп кергән сөйрәлүче җанвар куркыткан. Иминият оешмасында әлеге хайванның нәрсә булуын аңлатудан баш тарканнар.

Иминиятләштергән якның тиешле документларын тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге очрак буенча "РСХБ-Страхование" иминият оешмасы килешү шартлары буенча килгән зыянны каплаган.

"Тамбовская индейка" - Испаниядәге эре күркә җитештерүче Grupo Fuertes белән партнерлыкта "Черкизово" төркеменең күркә ите җитештерү буенча халыкара проекты. Проектның инвестициясе 9 миллиард сумны тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев