Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрмәдегезме? Эзлиләр...

Казанда җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм 17 яшьлек кызны бәрдергән шоферларны эзлиләр (Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Полицейскийлар җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм балигъ блмаган кызны бәрдергән ике машина йөртүчене эзли, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Узган шимбәдә Мусин һәм Чуйков урамнары чатында җәяүлеләр кичүендә 41 яшьлек ир-атны машина...

Казанда җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм 17 яшьлек кызны бәрдергән шоферларны эзлиләр

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Полицейскийлар җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм балигъ блмаган кызны бәрдергән ике машина йөртүчене эзли, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Узган шимбәдә Мусин һәм Чуйков урамнары чатында җәяүлеләр кичүендә 41 яшьлек ир-атны машина бәрдергән. Машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып киткән, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.

Шул ук көннең иртәсендә Ямашев проспектындагы 69нчы йорт каршында билгесез автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек кызны бәрдергән. Бу һәлакәттә дә машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән, кыз исә төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтләрен күрүчеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/16/162087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев