Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрми калдым җәйне... – “Әтнә таңы”

Миләшләргә инде бал кергән, Каеннарга алтын төс иңгән. Көзнең күчтәнәче ни булыр, Нәрсә алып килер? Кем белгән... Кичә генә шау чәчәктә иде, Кай арада балан өлгергән... Күрми калдым җәйне, бизәнгән дә Көзгә каршы чыгып йөгергән. Мин генәме көздә тилереп, Җәй челләсен сагынып тилмергән? Кире кайтмас инде бу җәйләр, Миләшләргә инде...

Миләшләргә инде бал кергән,

Каеннарга алтын төс иңгән.

Көзнең күчтәнәче ни булыр,

Нәрсә алып килер? Кем белгән...

Кичә генә шау чәчәктә иде,

Кай арада балан өлгергән...

Күрми калдым җәйне, бизәнгән дә

Көзгә каршы чыгып йөгергән.

Мин генәме көздә тилереп,

Җәй челләсен сагынып тилмергән?

Кире кайтмас инде бу җәйләр,

Миләшләргә инде бал кергән...

Фәридә ХӘСӘНОВА,

Яңа Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев