Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көрәшчеләребез әйбәт күрсәткеч белән кайтты...

2000- 2001 нче елгы егетләребезнең Мамадышка көрәш ярышына китүләрен хәбәр иткән идек. Көрәшчеләребез бүген Әтнәгә кайттылар. Әйбәт күрсәткеч белән. 44 команда арасында безнең егетләребез - 11 урында. Зәй, Алабуга, Яшел Үзән кебек нинди зур һәм көчле командаларны узып алга чыгуларын исәпләсәк, бу бик яхшы күрсәткеч. - Мин көрәшче егетләребездән бик...

2000- 2001 нче елгы егетләребезнең Мамадышка көрәш ярышына китүләрен хәбәр иткән идек.

Көрәшчеләребез бүген Әтнәгә кайттылар. Әйбәт күрсәткеч белән. 44 команда арасында безнең егетләребез - 11 урында.

Зәй, Алабуга, Яшел Үзән кебек нинди зур һәм көчле командаларны узып алга чыгуларын исәпләсәк, бу бик яхшы күрсәткеч.

- Мин көрәшче егетләребездән бик канәгать, бик әйбәт көрәштеләр. Сокланып караучылар бер мин генә түгел идем...- ди алар белән Мамадышка барган спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Команда составында:Золин Кристин Михайлович, Хөснетдинов Рәмис Фәнис улы, Галявов Айрат Марс улы, Зарипов Илназ Илһам улы, Аканашев Азат Рафик улы, Хөснетдинов Рәнис Фәнис улы, Хәкимҗанов Фариль Мөхтәр улы, Шакиров Самат Салават улы, Федотов Игорь Андреевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев