Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше хакы – тәңре хакы

Күршеләр булып та, бер-берсенә сәлам дә бирмичә яшәүчеләр дә бар. Якын туганнардан да якын булып гомер кичерүчеләр дә юк түгел. Олы Бәрәзә авылында яшәүче Клара апа Сәхибуллина җибәргән хатта нәкъ менә соңгылары турында сүз бара. Иң якын күршесе, гаилә дуслары Надия Гәрәфетдин кызын юксынып язган ул. «Надиянең вафатына бер елга...

 

 

Күршеләр булып та, бер-берсенә сәлам дә бирмичә яшәүчеләр дә бар. Якын туганнардан да якын булып гомер кичерүчеләр дә юк түгел. Олы Бәрәзә авылында яшәүче Клара апа Сәхибуллина җибәргән хатта нәкъ менә соңгылары турында сүз бара. Иң якын күршесе, гаилә дуслары Надия Гәрәфетдин кызын юксынып язган ул. "Надиянең вафатына бер елга якын вакыт үтсә дә, күңелләрдә һаман да аны югалту, юксыну, сагыну хисләре. Олы яшьтә булса да, яшьләр кебек җиңелчә, яшь күңелле иде, - дип искә ала. Күңелендәге хисләрен күршесенә багышлап язган бәетенә салган.

Ике мең дә унөченче ел,

Алтысы көн октябрь.

Онытасым юк ул көнне,

Бүгенгедәй истә ул.

Арабызда синең юк икәнне

Уйлап кую да кыен.

Күп еллар бергә яшәдек

Иң әйбәт күршем булдың.

Йолдыз булып балкыдың да,

Атылдың еракларга,

Сагыну, юксыну хисләре

Калдырдың йөрәкләрдә.

Кешелекле, ихлас күңелле идең,

Ачык булдың дуска, туганга.

Балалар да сине яраттылар,

Ачык йөзле, юмарт булганга.

Ахыргы минутларыңда

Ниләр уйладың икән?

Синең кебек изге җаннар

Бармы икән ул бүтән?

Гомер йомгакларын сүтәм,

Гел сине искә алам.

Барлык гөнаһларын кичер,

Мәрхәмәтле бер Аллам.

Күбәләкләр очып уйный,

Каберең өсләрендә.

Әллә гел уйлагангамы-

Керәсең төшләремә.

Бүген төнлә төштә күрдем,

Ап-ак шәлең иңеңә салдың.

Кулың биреп күреште дә,

Дәшми генә китеп югалдың.

Һәркөн укыган догаларым,

Сиңа нур булсын.

Караңгы ләхетләрең

Гел балкып торсын.

Сагынабыз сине, юксынабыз

Син һәрвакыт безнең күңелдә.

Урыннарың булса иде,

Җәннәтләрнең түрендә.

Сиңа һәркөн дога укый

Рамиләң - газиз балаң.

Тәмуг утларына салма

Мәрхәмәтле бер Аллам.

Серләребез уртак иде,

Дөньялыкта чагында.

Иркәләнеп, тынычлап ят

Әниең кочагында.

Тыныч йокла, күршем,

Бу сүзләрем дога булсын.

Җәннәтләрдә синең белән

Күрешүләр насыйп булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев