Әтнә таңы

Күрше районда бер ханым мунчада ис тиеп үлгән

Күпләр элеккеге мунчаларны мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар. Авылларда торсак та инде күпләребезнең тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел: җылы су, эчтә урнашкан җылы бәдрәф, газлы мунча һәм башка уңайлыкларга ияләндек инде. Шул ук вакытта кайбер җирләрдә элекеге утын белән...

Күпләр элеккеге мунчаларны мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар.

Авылларда торсак та инде күпләребезнең тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким түгел: җылы су, эчтә урнашкан җылы бәдрәф, газлы мунча һәм башка уңайлыкларга ияләндек инде. Шул ук вакытта кайбер җирләрдә элекеге утын белән ягыла торган авыл мунчалары да саклана. Күпләр аны үзенчә мактый, имеш пары коры, суларга иркен. Ничек кенә булмасын, андый мунчаларны ягып керүдә аерым авырлыклары бар. Барыннан да бигрәк, мунчаның әзер булганын көтәргә кирәк, югыйсә томаланган мунчага вакытыннан алда керү фаҗига булдырырга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәл бәйрәмнәрдә Балтач бистәсенең «СМУ» микрарайонында булды. Олы яшьләрдәге ханым мунчага баргач, анда ис барлыгын тоймый һәм якты дөнья белән хушлаша.

Якыннарыгыз, туганнарыгыз мунча ягу-керү мәшәкатьләре белән йөри икән, аларны мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен кисәтергә онытмагыз. Бер-беребезне саклыйк!

Чыганак: http://baltaci.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: