Күршебез – Зәмзәмия апа
Яхшылык эшлә дә суга сал, Халык белмәсә, балык белер. Гәҗиткә бер дә язганым юк иде. Күңелемнән генә, мондый кешенең яхшылыкларын язмасам гөнаһ булыр, дидем. Бәлки кемдер гыйбрәт алып, үзе дә изгелек эшләр.Сүзем Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында яшәүче күршебез Зәмзәмия Зиннәтова турында. Безнең урамга да асфальт җәеп киттеләр, сөенеп...
Яхшылык эшлә дә суга сал,
Халык белмәсә, балык белер.
Гәҗиткә бер дә язганым юк иде. Күңелемнән генә, мондый кешенең яхшылыкларын язмасам гөнаһ булыр, дидем. Бәлки кемдер гыйбрәт алып, үзе дә изгелек эшләр.Сүзем Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамында яшәүче күршебез Зәмзәмия Зиннәтова турында.
Безнең урамга да асфальт җәеп киттеләр, сөенеп бетә алмыйбыз. Тик менә бал кисмәгенә бер тамчы дегет тамып калды. Ике катлы йортлар янында, ике җирдә икешәр чүп контейнеры бар. Юл эшләгәндә шулар каршындагы балчыкны кузгатып, кешеләр дә, чүп алып китүче машиналар да керә алмаслык хәлгә китереп калдырдылар. Югыйсә, бер трактор чүмече таш җитә иде. Әйткәләп карасак та, беркемгә дә кирәк булмады. Коммуналь хуҗалык оешмасының машинасы килгән саен бата-чума азаплана иде. Шушы галәмәтләрне күреп, эче пошып, 66 яшьлек II төркем инвалид Зәмзәмия апай, күршеләре Фаил, Резеда, улы Рамазан һәм Тәнзиләне шунда алып чыгып, машина эзенә ватык кирпеч, таш, ком ташып тутырдылар. Аны төеп, таратып, рәхәтләнеп үтеп йөрерлек иттеләр. Икенче көнне чүп алырга килгән шофер Фәнис зур рәхмәтләр әйтеп, контейнерларны бернинди тоткарлыксыз бушатып китте. Әле ул гына да түгел. Башка контейнерлар янында таралып яткан утын кисәкләре, пакетлар, кәгазьләр яныннан оялып уза идек. Коммунальныйга шалтыратып, аларны да алдырган. Зәмзәмия, Рәшидә апайлар һәм Рифкать абый чүп түгү машинасы килгән саен көрәк, сәнәк, себерке күтәреп чыгалар. Артыннан коелганнарын җыештырып, контейнерга тутыралар.
Хәзер бу турыдан узарга ук күңелле. Зәмзәмия апай исән-сау булганда, гел шулай булыр, дип, сөенәм. Аңа рәхмәтләр укыйм. Инде безгә, аның күршеләренә, ике катлы йортларда торучыларга шушы тәртипне саклап торырга кирәк. Якын тирә-күршеләрнең хәлләрен дә белешеп тора ул, кирәк булса, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Әле урам утын булдырырга хыялланып йөри. Авыл җирлеге җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бара. Тотынгач, бу эшне дә башкарып чыгар. Шундый ул игелекле күршебез, заманында газ торбаларына акча җыеп, аларны Казаннан алып кайтып, урамыбызның 44 хуҗалыгын газга ялгарга булышкан кеше ул, Зәмзәмия апай.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.5700
-
18 апрель 2021 - 15:20Әтнәләр "Созвездие" фестивалендә Бүген Казан шәһәрендә "Созвездие йолдызлык" фестивале .5200
-
18 апрель 2021 - 14:25Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.6700
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.11500
-
18 апрель 2021 - 12:20Көрәш бәйгесе булып узды " Ашыт " спорткомплексында Спартакиада кысаларында укучылар арасында көрәш бәйгесе булып узды.9100
-
18 апрель 2021 - 11:06Районда санитар - икеайлык дәвам итә Санитар - икеайлыкка музей хезмәткәрләре дә кушылдылар.5400
-
18 апрель 2021 - 10:04Бәрәскәдә өстәл теннисы ярышы булып узды Түбәг Бәрәскә мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды.7000
-
18 апрель 2021 - 09:00Азалияне котлыйбыз! Азалия Мифтахова 13 яшькә кадәрге кызлар арасында Россиядә 3 урын яулады.7900
-
17 апрель 2021 - 18:15Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә "Табигать фәннәре атналыгы" узды8800
-
17 апрель 2021 - 17:31Табиб сезонлы аллергиядән саклану ысуллары турында әйтте Агачларның серкә очыруы белән бәйле рәвештә, Россиядә аллергиядән интегүчеләр саны арта.8300
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.17000
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.20300
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алдыЛенин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.32701
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.70600
-
15 апрель 2021 - 11:00Әтнәдә язгы кыр эшләре старт алды Ленин исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре старт алды.32701
-
16 апрель 2021 - 15:10Мәдәният хезмәткәрләре бер минутта тик тормыйлар Санитар - икеайлык дәвам итә.17900
-
16 апрель 2021 - 10:00“Без һәрвакыт ярдәмгә әзер” Дәүләт Мәшгульлек үзәге шушы көннәрдә үзенең оешуына 30 ел тулуны билгеләп уза.17500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика