Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләр - "Әтнә таңы"

Телевизорда Илсия Бәдретдинова "Шәһри Казан" ны рекламалый: "Ә син күршеңдә ниләр барын беләсеңме?" Юк, билләһи, белмим!... Йомышың төшмәсә, хелен белү, эчкерсез бер сөйләшеп утыру, эчне бушату, берәр авыр эш эшләгәндә, булышу өчен күршегә минем дә кергәнем юк. Миңа да кермиләр. Эшкә барабыз, кайтабыз, телевизор карый-карый тиз генә ашарга әмәллибез, вакыт...

Телевизорда Илсия Бәдретдинова "Шәһри Казан" ны рекламалый: "Ә син күршеңдә ниләр барын беләсеңме?" Юк, билләһи, белмим!... Йомышың төшмәсә, хелен белү, эчкерсез бер сөйләшеп утыру, эчне бушату, берәр авыр эш эшләгәндә, булышу өчен күршегә минем дә кергәнем юк.

Миңа да кермиләр. Эшкә барабыз, кайтабыз, телевизор карый-карый тиз генә ашарга әмәллибез, вакыт калса интернетта казынабыз, анда таныш-белешләр, дуслар, туганнар, белән язышып алабыз, кесә телефоны аша хәбәрләшәбез, СМС лар җибәрешәбез... Ә терәлеп торган күршеңә кереп хәлен белү башка да кереп чыкмый.

Нишләдек без,җәмәгать!? Элекке ачлы-туклы заманнарда сукыр яки 7 ле лампа яктысында күршеләр белән кич утырулар, кызыл чөгендердән мичтә перәннек катырып аулак өйләр ясаулар,өмә ясап печән чабу, урак урулар, йорт тергезү кебк җыйнаулашып эшләүләр өлкәннәр хәтерендә, тарихта гына калып бара.

Шәһәрләрдәге элекке коммуналь квартиралар, бараклар, алардагы уртак кухня, бәдрәфләр булган заманда күршеләр тормышы күз алдында иде. Шуңа күрә алар үзләрен билгеле бер тәртип кысаларында тотарга тырыштылар, бер-берсе телән кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклашып яшәделәр. Хәзерге заман квартиралары, урысча әйтсәк, "Мой дом-моя крепость". Терәлеп торган күршесенең кем икәнен, хәтта исемен белмәүчеләр дә бар бит. Авылларда да көндез бикле ишекләр күбәя күршеләрдән көнләшү, аны уздырырга тырышу хисе арта бара шикелле.

Тормышыбыз әйбәт, кыш көне дә яшелчә, җиләк-җимештән өзелмибез. Авыл урамына чыксаң, урам тулы машина, ә гәп куертырга җәяүле бәндә очратып булмый. Үзебез һаман нәрсәдер җитми, яшәү кызык түгел дип зарланабыз. Безгә аралашаып сөйләшү җитми, без коллектив тормыштан ераклаша барабыз шикелле.

Яңа елда бер-беребез белән аралашып, күрше белән күрше булып яшәп карыйк булмаса! Без бит скитта ялгыз яшәгән монах түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев