Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрегез нәрсә үстерә икән ул дип гаҗәпләнсен

Колакка ят исемле яшелчәләр дә үстерергә була.

Мангольд

Яфраклары чөгендернекенә нык охшаган, бәлки азрак ачыграктыр. Нәкъ шул яфракларын кулланырга була да инде. Аннан аш та, пюре, салат һәм соуслар да ясарга була. Составында организм өчен кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар бик күп.

Топинамбур

Составында аминокислота, клетчаткалар һәм табигый инулин бар. Аның тамырын да, яфракларын да кулланырга була. Чи килеш куллану отышлырак. Дөрес, пешерергә дә, кыздырырга да, томалап пешерергә дә була.

Турнепс

Кечкенә чакта безнең гаиләдә аны торнафис дип атыйлар иде. Составында клетчатка һәм витаминнар бар. Аның салат төре дә, мал-туарны ашату өчен азык төре дә бар.

Скорцонер

Кулинариядә дә, хүалык медицинасында да еш кулланыла. Суганга охшаган кыяклы файдалы яшелчә.

Солыча тамыры

Тәмле, файдалы үзлекләре күп булган үсемлек. Ашарга тамыры кулланыла.

Төсле кишер

Кишернең төрле төстә булуын беләсезме? Кызылы, шәмәхә төстәгесе, кара, ак, яшеле... Һәм аларда витаминнар күбрәк. Галимнәр кишернең тәмәке тартучылар өчен куркыныч икәнен ачыкладылар. Үпкә рагы көчәергә мөмкин. Ә менә тартмаучыларда яман шешләрне бетерргә дә мөмкин.

Таро

Шуның белән отышлы, 4 килограммга кадәр үсә ала. Һәм составында кеше организмы өчен кирәк витамин, микроорганизмнар бик күп.

Чыганак: https://fermer.blog/bok/ogorod/18142-13-redkih-korneplodov-dlya-vashego-ogoroda-udivite-sosedey.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://fermer.blog/bok/ogorod/18142-13-redkih-korneplodov-dlya-vashego-ogoroda-udivite-sosedey.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев