Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрнең тату гаиләсен Мәскәүдә дә беләләр

Бөтен гаиләң - ике якның да әти-әниләре, балалар җыйнаулашып бер табын янына утырып, урман-болыннардан җыелган шифалы үләннәрне төнәтеп ясалган чәйне яңа гына суырткан бал белән эчүдән дә рәхәте юктыр. Кемдә ничектер, иллә мәгәр Арчада яшәүче Зилә һәм Булат Мортазиннар нәкъ менә шул фикердә. Чәй эчәбез бал белән... Бал аларда -...

Бөтен гаиләң - ике якның да әти-әниләре, балалар җыйнаулашып бер табын янына утырып, урман-болыннардан җыелган шифалы үләннәрне төнәтеп ясалган чәйне яңа гына суырткан бал белән эчүдән дә рәхәте юктыр. Кемдә ничектер, иллә мәгәр Арчада яшәүче Зилә һәм Булат Мортазиннар нәкъ менә шул фикердә.

Чәй эчәбез бал белән...

Бал аларда - элек-электән үзләренеке. Умарта карау серләрен кайчандыр Барый ага кызы Сиринәгә өйрәткән булса, ул, үз чиратында, бар белгәнен түкми-чәчми башта ире Фаилгә, аннан улы Булатка тапшыра. Булат та уллары Камил белән Рүзәлне, көчләре төтәткеч күреген тартырлык булуга, олы ярдәмчеләр итеп үз янәшәсенә бастырып куя.

Булат Мортазинның умарталарны 40 башка кадәр ишәйтеп, куәтләндереп, бу эшкә ныклап алынуына да 10 ел гына бардыр инде. Хәзер инде берсенә - сигез, икенчесенә тугыз яшь булган Камил белән Рүзәлнең дә үз өлешләренә тигән эшләре бар: рамга кәрәз тарттыру, умарта караганда, кортлар килмәсен дип, төтен җибәреп тору - алар өстендә. Бу яктан караганда, алар инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән умартачы ярдәмчеләре. Соң, ата баласы хата буламы инде? Хәер, бал сезонында бар кешегә дә эш җитәрлек була аларда. Кемнең нәрсә эшлисе дә алдан билгеле. Гаилә башлыгы буларак, Булат Мортазин тәртәнең авыр башын (бер үк вакытта ул эш киемнәре җитештерүче компаниянең сату бүлеге җитәкчесе дә бит әле) үз җилкәсендә күтәрә. Умарталыкта, берсүзсез, баш кеше.

Әби белән бабайның эше дә бик җаваплы, чөнки бал аерту -алар өстендә. Ә Зилә ханымның Яшел Үзәндә яшәүче әти-әнисе Салисә әби белән Азат бабай да үз өлешләрен кертми калмый күмәк эшкә: сатып алучылар челтәрен киңәйтү - алар карамагында диярлек. Арча балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлеге укытучысы булып эшләүче Зилә ханым да ул көннәрдә бары алар көенә генә «бии» башлыйдыр шикеле. Шулай булмаса, Ульяновск шәһәрендә узган «Идел буеның иң булдыклы гаиләсе-2017» бәйгесендә «Гаилә эше» номинациясендә җиңү яулый алыр идеме икән алар? Анда да бөтенесенә бер булып тырышырга туры килә, туган-тумача да, әби-бабайлар да, музыка мәктәбеннән коллегалар да сәхнә тота.



- Балаларны яклау көненә багышлап уздырылган әлеге чарада Идел буенда яшәүче халыклардан чувашлар, марилар, мордвалар, башкортлар - барлыгы 14 гаилә көч сынашты. Без исә, Татарстан данын якларга дип бер «ГАЗель» төялеп, 15 кеше бардык, - ди Мортазиннар, хатирәләрен яңартып.

Истәлекле мизгелләр шактый була. Бигрәк тә жюри рәисе Владислав Третьякның, финалда сүз алып: «Биредә Татарстан командасында ике яшь хоккейчы катнаша», - дип, һич көтмәгәндә, сәхнәгә кәшәкәләр алып чыгуы - сюрпризның да сюрпризы. Кем-кем, ә менә Третьякның үз кулы белән тамгаланган исемле кәшәкә алу - булса да хыялда гына була торган әйбер кебек. Кыскасы, өч-дүрт яшьтән бозга баскан малайларның сөенечен әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Камил белән Рүзәлнең мавыгулары Боз сараена хоккей уйнарга йөрү белән генә чикләнми анысы. Алар бию түгәрәгенә дә, төрле фәнни түгәрәкләргә дә, рәсем ясарга да йөри һәм һәркайсыннан тәм табалар.

Хәер, узган ел «Нечкәбил-2016»да ук үзләренең мөмкинлекләрен шактый калку итеп күрсәткән иде инде бу гаилә. Ул чакта да, 45 конкурсантның 12се арасында финалга чыгып, «Пирамида»да чыгыш ясады Мортазиннар, ә инде Зилә ханым, «Иҗади нечкәбил» номинациясендә җиңү яулап, хәтта жюриның махсус призына да лаек булды.

«Син яшисе өйнең түбәсе нинди булырга тиеш?»

Бәхетләреннән, берсе дә сәхнәдә куркып тора торган түгел. Булат белән Зиләне Казан мәдәният институты таныштыруын исәпкә алганда, ул башкача була да алмыйдыр. Берсе - биюче, икенчесе - музыка бүлеген тәмамлаган баянчы. Беренче очрашудан ук бер-берсенә ушлары китү булмаса да, Булат Зиләнең игътибарын шундук җәлеп итә: җаен туры китереп кенә кызның кылларын тарткалап, гаилә тормышына кагылышлы сораулар бирә ул. «Киләчәккә планнарың нинди?», «Син яшәргә хыялланган өйнең түбәсе нинди булырга тиеш?..» Көннәрдән бер көнне Азат кызны Арчага үзләренә кунакка дәшә. Юк, бу вакытта кызның аңа кияүгә чыгу турында уенда да булмый әле, чөнки аннан башка да мәшәкате җитәрлек дигәндәй: уку, дуслар, яраткан эш... Шулай да, Арчаны күрәсе килү җиңә. Җитмәсә, Сабан туе да икән. Кайта. Булатның әти-әнисе белән танышканнан соң гына егетнең нияте җитди булуын аңлый. Инде егеткә дип тәгаенләнгән ике катлы йорт та төзелеп бетеп бара, түбәсенең төсе дә нәкъ Зилә теләгәнчә: зәп-зәңгәр... Инде шунысын да күргәч, «Кара инде син моны!» - дип бик әйтерсең. Аннан алар бергәләп «Сәләт»кә укытучы, вожатый булып баралар. Бусы инде егет белән кыз тормышындагы иң җете, иң якты истәлекләргә бай сагынып та, яратып та искә ала торган бер гаҗәеп чор була. Хәзер исә Мортазиннар үз гаиләләренең «Сәләт» ветераннары исемлегендә булуы белән горурлана, шуңа да Биләрдә узган «Сәләт» форумын бер елны да калдырмаска тырышалар. Ә «Сәләт»тә, беләбез, сәләтсез кеше юк. Җырлы-моңлы гаиләдә тәрбияләнгән Мортазиннарда бигрәк тә... Бәйрәм табыны янына җыела башасалар, Булатның әтисе Фаил ага хәзер дә, баянын күтәреп чыгып, моңлы татар көйләрен суза башлый. Улы белән икәүләшеп уйнаган чаклары да аз түгел.

- Гаилә үзенә күрә бер дөнья инде ул. Анда барысы да аңлаешлы, гадәти һәм кадерле. Без аны тиешенчә бәяли һәм саклый белергә бурычлы. Гаилә икән, ул нәкъ менә безнеке кебек булырга тиештер кебек. Бездә һәр кеше алыштыргысыз һәм һәр нәрсә үз урынында. Әбинең әкиятләре дә, тәмле бәлешләре дә, шул ук вакытта ул Азат бабайның үзе җыйган үләннәрдән ясалган искитмәле тәмле чәйләре дә, Фаил бабайның Арчадагы кәҗәләре, тавыклары да, минем чәчәк түтәлләрем дә, йорт куяннарыбыз да, умарталарыбыз да беребезгә дә чит була алмый, - ди Зилә ханым.

Соңгы вакытта Мортазиннарның күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә мөнәсәбәтле нинди дә булса социаль проектны тормышка ашыру теләге дә бар. Балалар иҗат үзәге булырмы ул яки башкамы - анысын вакыт күрсәтер.



Әле бу көннәрдә тату гаиләне түгәрәк өстәл янына җыярлык тагын бер бик күңелле вакыйга булды. Баксаң-күрсәң, Мортазиннар Мәскәүдә узган Бөтенроссия «Ел гаиләсе-2017» онлайн бәйгедә «Гаилә гореф-гадәтләре» номинациясендә җиңү яулаган икән! Мортазиннарның дус-тату, иҗади гаиләсен 24-25 ноябрь көннәрендә янә күңелле сәфәр көтә. 24 августка Татарстан Президенты эргәсенә дә чакырулы икән әле алар.


Расиха ФӘИЗОВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев