Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрсәткечебез яхшы - "Әтнә таңы"

авыл хуҗалыгы Кышның беренче көненә 148 тонна тулай савым белән кердек.

Республикада өченче күрсәткеч бу! Узган елның шул ук көненә карата сөт җитештерү 114 % тәшкил итә. Бу сан 140 тоннага җиткәч: "Моннан соң да арттыру авыр булачак", диючеләр бар иде. Була икән, ноябрьдә генә ай башына карата 4,5 тоннага арттырдылар. Ә бер сыердан тәүлеклек савым 20,8 килограммга җитте.

Бу фонда көндәшләр күрсәткече әллә ни зур тоелмый. Әйе, Кукмара районы бүгенге көндә 178 тонна тулай савым белән сокландыра. Ай башы белән чагыштырсак та тонна ярымга арттырдылар. Шулай да бер сыердан көнлек савымнары азрак - 17,3 килограмм. Хәер кая моны аз дисең - республикада Әтнә һәм Сабадан кала иң яхшы нәтиҗә.

Балтач терлекчелеге телдән һич кенә дә төшми. 1 декабрьгә тулай савым монда да 170 тоннадан артык, шулай да ноябрь ае башыннан 1 тоннага кимеде. Ә бер сыердан 1 пот та 600 грамм сөт савалар монда.

Саба терлекчелеге дә мактаулы югарылыкка үрмәләвен дәвам итә. Биредә бер сыердан көн саен 19 килограммлап сөт савалар. Тулай савым күләме 135,6 тонна булды.

Татарстанда сөт саву буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары әнә шул хакта сөйли. Әтнәдә сөт артканнан-арта, күз генә тимәсен.

Республика буенча тулай савым 2931,6 тонна, узган елга карата бу 102 %. Әмма ай башына карата 61 тоннага ким. Ә бер баш сыердан уртача 12,5 килограмм сөт савып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев