Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрсәткечебезгә якын килүче юк

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегеннән алган оператив мәгълүматлар буенча, 16 мартка күмәк хуҗалыклардагы бер сыердан уртача 26,35 килограмм сөт савып алынды.

"Шахтер" алдагы елдан 8,64 килограмм сөтне артык сава. "Күшәр" дә 30 килограмм күрсәткеченә якынлашып килә. "Ленин" белән "Тукай" да уртача районныкыннан күбрәк сөт савалар. Бу һәм башка мәгълүматлар белән сводкадан карап таныша аласыз.

Моннан тыш, дәүләткә халык саткан сөт күләме дә шактый: 18 тоннадан артык тәшкил итә.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 16 мартка бер сыердан сауган уртача, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче - узган елгы күрсәткечтән артык яки ким

Шахтер 31,93 +8,64 32819 +8728

Күшәр 29,48 +5,98 24239 +4296

Дусым 21,88 +1,50 13227 +871

Ленин 28,02 +3,45 28892 +3876

Тукай 27,59 +6,29 29975 +9162

Мәңгәр 26,33 +7,03 18541 +3834

Таң 25,54 +2,27 28167 +3835

Күңгәр 23,34 +3,75 9412 +1594

Уңыш 16,42 +1,12 9248 -162

Саттаров Т. 14,00 +1,00

КФХ Галимҗ 13,75 +5,00

Район буенча 26,35 +4,71 194520 +36034

Татарстан авыл хуҗалыгы минист рлыгының оператив мәгълүматларында Әтнәдә узган елга карата сөт җитештерүнең 122 % булуы күрсәтелгән. Ай башына карта - 3,5 тонна, узган көннән 0,6 тоннага артык бу. Ә тулай савым 187 тоннага җитте.

Бүгенге көндә тагын да күбрәк тулай савымны Кукмара (211 тонна) һәм Балтач (189 тонна) районнарында гына җитештерәләр.

Ә бер сыердан савым буенча Әтнә күрсәткеченә якын килүче юк. Бездән соң баручы Кукмарада бу көнне - 20,6 килограмм, Сабада 20,4 килограмм сөт саудылар. Татарстан буенча - 14,5 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев