Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күрәзәчегә” барган идем–“Әтнә таңы”

Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән үлде) минем апам Коръән китабын ачып синең язмышыңны караган, улыңда бозык булган, сезне бозганнар моны якын кешегез эшләгән",- диде. Һәм миңа шунда ук исемен дә атады. Әгәрдә мин ислам динен яхшы белмәсәм, бу сүзләрдән...

Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән үлде) минем апам Коръән китабын ачып синең язмышыңны караган, улыңда бозык булган, сезне бозганнар моны якын кешегез эшләгән",- диде. Һәм миңа шунда ук исемен дә атады. Әгәрдә мин ислам динен яхшы белмәсәм, бу сүзләрдән соң эшләр харап бетәсе иде.

"Күрәзәче" әйткән якыннарым яисә дусларым белән араларыбыз бозылып дошманлашып бетәр идек. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, мин сезгә күрәзәчелек турында аңлатма бирәм. Алда нәрсә буласын бер Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми, әйтә дә алмый. Ә Аллаһы Тәгалә белдерәсе килгәнен Үзе белдерә. Бу бары тик аның кодрәтендә, шуның белән без бер Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, иман китерәбез, Аңа гыйбадәт кылабыз һәм аннан гына ярдәм сорыйбыз.

Җир йөзендә иң башта җеннәр яшәп үттеләр, сынау юлын да алар җирдә узды. Соңыннан җир йөзенә Аллаһы Тәгаләбезнең әмере буенча сынау узарга кешелек дөньясы килде. Менә шул кешелек дөньясын туры юлдан этәрү, юлдан яздыру өчен җеннәр күп көч куялар. Чөнки Аллаһы Тәгалә аларга кешелек дөньясын, бездәге иманны сынауны ирекле куйды.

Күпчелек "күрәзәчеләребез" алар белән элемтәгә керә һәм безгә кирәк булган "дөрес" мәгълүматны әйтә. Аллаһы Тәгалә җеннәргә адәм балаларында булмаган кодрәтне бирә - тиз хәрәкәт итүчәнлек һәм башкалар. Кайбер китапларда алар яктылык тизлеге белән хәрәкәт итәләр, диелә. Шулай ук алар төрле кыяфәтләргә дә керә ала. Аллаһы Тәгаләбез тели икән сынарга - Аның кодрәтендә. Шуңа күрә тормыш юлын бутамас өчен көчле иманлы булырга һәм һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап эш итәргә кирәк. Күрәзәчеләргә бару Аллаһы Тәгалә кушмаган эш, безгә әле аның белән бик зур җавап тотасы була.

Инде нәрсәдер белергә телибез икән, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Без белергә тиешле булса Аллаһы Тәгаләбез Үзе белдерер, ничек белдерәсен Үзе белер.

Аллаһы Тәгаләнең җеннәрне Сөләйман с.г.в. гә буйсындыруын Коръәннән укып беләбез. Җеннәр Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Сөләйман с.г.в. адәм баласының акылы да, кодрәте дә җитмәслек җиһазлар һәм биналар эшләделәр. Бу җеннәр күрәзәчеләргә фәрештәләр үзара сөйләшкәндә ишеткән мәгълүматларны хәбәр итә. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аларга сүз урларга һәм шул урланган сүз белән кемне нинди юлда сынау мөмкинлеге бирә.

Сөләйман с.г.в. үлгәч, "алар" сихер китабы язалар. Анда төрле ырымнар белән көчкә ирешү, җеннәрне ничек буйсындыру һәм бик күп сихер алымнары язылган. Шушы китап белән ниндидер көчкә ирешәм дигән кеше, үзе шайтан колына әйләнә. Төрле бозыклыклар кылганда, карта ачтырганда һәм башка Аллаһы Тәгаләбез кушмаганнарны эшләгәндә тискәре юлда булган җеннәр "хәрәкәткә" килә. Алар шушы бозыклыклар ярдәмендә кешенең теләсә кайсы җиренә үтеп кереп, я борчу тудыра, я гаилдәдә тавыш-гауга китереп чыгара. Нинди бозыклык булуына карап, хәтта үлем дә алып килергә мөмкин.

Минем әйтәсе килгән сүзем шул: сихер, бозыклык, күз тиюне- юк димим. Алар барысы да хак. Ләкин кем аны эшләгәнен Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә дөрес итеп әйтә алмый. Шуңа күрә, кемнәндер ниндидер "информация" алып, башкаларга карата фикерегезне үзгәртергә ашыкмагыз. Әгәр авыру, борчуларыгыз турында аңлашырга кирәк икән, дин тотучы табиблар, Ислам динендәге тәкъва, пакь мөселманнарырыз бар. Алар сезгә дөрес киңәш бирер.

Инде ниндидер "сеанслар" уздыра яки үзеңдәге энергиясе белән тәэсир ясый икән, ул бик пакь, чиста күңелле, бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылып, намазларын калдырмыйча, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган кеше булырга тиеш.

Кемгәдер ярдәм итәргә теләгәндә, бер Аллаһы Тәгаләдән сорап, Коръән укып, яман көчләрне, боруларны кудырырга мөмкин. Ә Коръәннән башка кергән "ярдәм көче" ул вакытлыча гына тынычландыра. Ничек кенә булмасын, ул үзлегеннән генә ярдәм итә алмый, чөнки бар нәрсәне бар кылучы да, кирәк икән юк итүче дә Аллаһы Тәгалә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: кешелекле булыгыз, башкаларга яхшылык кылыгыз, кемгәдер авырлык килсә, сөенмәгез. Күңелләрегез яхшылыкта булса, Аллаһы Тәгалә ташламас. Киңәшем шул: тәүбәгә килегез, хак дин Исламны кабул итегез, намазга басыгыз, башкаларга аңлатыгыз. Гомер ул - сынау, бер мизгел генә. Барлык халкыбызның да сау-сәламәт булуын телим. Аллаһы Тәгаләбез ярдәменнән ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев